Яңа елда - яңа бәяләр
Кибет-базарларда азык-төлек бәяләре ай үсәсен көн үсә. Җиләк-җимешнең килосы, ким дигәндә, 100 сумга җитте. Әйтик, базарларда әфлисун, алма, банан, виноградның килосы 100 сумнан 200 сумга кадәр. Әле кайчан гына 70-80 сум торган мандаринны хәзер 110-150дән дә кимгә табып булмый. Яшелчәләр шулай ук якын килерлек түгел. Помидор - 170-230, кыярның иң...