Чаллыда “Кванториум” балалар технопаркы ачылды
Чаллы "ИТ-паркы" технопаркы базасында беренче балалар технопаркы ачылды. Анда мәктәп эскәмиясеннән үк галимнәр һәм инженерларның яңа буыны әзерләнәчәк. Технопаркта мәктәп укучыларына 5нче сыйныфтан башлап 11нче сыйныфка кадәр белем бирүнең яңа формасы кулланылачак. Балалар үзләре теләгән дәресләргә йөриячәк. Уку елы дәвамында биредә автоквантум, космоквантум, Data-квантум, нейроквантум, IT-квантум, аэроквантум, нано-лазер һәм робото-квантум...