Кануннар кырыслана
Чаллының юл хәрәкәте иминлеге автоинспекциясе җитәкчесе Радий Кадиков матбугат чаралары вәкилләре белән очрашып, узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.
2015 елда юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тарафыннан 589 һәлакәт теркәлгән. Аларда 699 кеше төрле җәрәхәтләр алган, 23е вафат булган. Радий Зәкиевич әйтүенчә, видеотеркәү җайланмалары куелгач, һәлакәтләр саны кимегән. Әйтик, 2013 елда...