КАМАЗ тотрыклы үсештә
2015 елда КАМАЗ барлыгы 29 704 йөк автомобиле сатты. Шуларның 23,1 меңе - Россия базарына, 6,6 меңе экспортка җибәрелде. Узган елда гомуми табыш суммасы якынча 96,3 млрд сум тәшкил итте. Бу 2014 елга караганда, 12 процентка кимрәк.