Коррупциягә каршы закон таләпләре үтәләме?
ТР Хөкүмәте йортында коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча семинар узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президентының Коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча идарәсенең оештыру-аналитик тәэминат департаменты башлыгы Евгений Кузьмин, ТР Президенты Аппараты һәм ТР Министрлар Кабинетының структур бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.