Һава торышы үзгәрә
Киләсе атнада бар Татарстанда һава торышы үзгәрә. Урыны белән хәтта 27 градуска кадәр җылытачак, ди синоптиклар. Эсселек чәршәмбедән башлана. Бу көнне +26, пәнҗешәмбе һәм җомга терекөмеш баганасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк. Күк йөзе аяз, көннәр явым-төшемсез булачак.