Салават үрнәк күрсәтте
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, "ТАТМЕДИА" агентлыгы тарафыннан оештырылучы, "Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" дигән республика акциясенә кушылды. Анда катнашучыларга үз якыннары өчен Татарстан журналлары һәм газеталарына язылырга тәкъдим ителә.
"Без бу акцияне язылучылар саны кимегәнгә күрә үткәрмибез. Балалар һәм картлар йортлары өчен басмаларга язылып, без яхшылык эшлибез, үз бурычбызны үтибез,...