“КАМАЗ” Санкт-Петербургны газ моторлы техника белән тәэмин итәчәк
Төньяк башкалада алып барылган сөйләшүләрдә "КАМАЗ лизинг компаниясе" АҖ, "ТФК "КАМАЗ" АҖ һәм газга көйләнелгән двигательләр продукциясен чыгаручы компаниянең рәсми дистрибьюторы булган "РариТЭК" ҖЧҖ катнаштылар. Очрашуда "КАМАЗ" вәкилләре "Санкт-Петербург су каналы" дәүләт унитар предприятиесенең автомобиль паркын яңарту, андагы машиналарны компримирлы табигый газны мотор ягулыгында файдалануга күчерү буенча тәкъдимнәр керттеләр.