Ринат Гөбәйдуллин вафат
Бүген Чаллы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, "Энергетик" Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин белән хушлашты. Аны соңгы юлга озатырга "Энергетик" мәдәният сараена якыннары, хезмәттәшләре, җәмәгат һәм сәнгать эшлеклеләре, җитәкчеләр, яраткан тамашачылары җыелды. Ринат ага 8 гыйнварда 65 яшендә бакыйлыкка күчте.
Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин 1951 елда Баулы районы...