Әче, дип кычкыртканым юк.
Мәчеттә гыйбадәт кылучы дусларым арасында яшь җырчы Салават Миңнехановны күргәч, намазга күптән бастыңмы, дип кызыксынмый булдыра алмадым. Сер түгел, бу хәл артистларның сәхнә тормышына тәэсир итми калмый. Муллаларыбыз белән чагыштырганда, җырчыларның тыңлаучысы күбрәк, аудиторияләре зуррак бит. Шуңа күрә Салаватның фикерләре укучыларыбызда кызыксыну уятыр дип уйлыйм.