“Пациентлар мәктәбе” онкология белән авыручыларны кабул итә
Бүген Үзәк китапханәдә сәгать 15:00 онкология белән авыручылар һәм аларның туганнары өчен "Пациентлар мәктәбе" узачак. Анда пациентларны тернәкләндерү, химиотерапиядән соң профилактик чаралар, экзопротезлар һәм авыруларга тиешле компенсацияләр турында "Республика клиник онкология диспансеры" химиотерапевты Гөлнара Мөхамедьярова һәм "Барс-Мед" ҖЧҖ сатып алу бүлек башлыгы Анна Исмагилова чыгыш ясыячаклар.