Наркотикларга бәйлелектән арындыра торган дару уйлап тапканнар
Русиядә наркотик бәйлелекне дәвалаучы дару уйлап тапканнар. Әлеге препарат составындагы матдәләр наркотик кулланган кеше ала торган ләззәт хисен юкка чыгаралар икән. Кеше организмында дару тәэсиреннән антитәнчекләр эшләнеп чыга, һәм болары, үз чиратында, наркотикның баш миенә үтеп керүен тоткарлыйлар. Белгечләр әлеге яңа дару героин, морфин һәм дезоморфин бәйлелекләреннән булышырга сәләтле диләр....