Кәгазь кенәгәләргә көн бетә
РФ Саклык банкы башлыгы Герман Греф гамәлдәге кәгазь хезмәт кенәгәләрен электрон вариантларга алыштырырга кирәк дип белдерде. "Кенәгәләрнең бүгенге рәвеше оешмаларга да, гражданнарның үзләренә дә, Пенсия фондына да уңайлы түгел. Кенәгәне кулдан тутыруга әллә никадәр вакыт һәм чыгым китә. Әгәр югала калса, гомумән, күпме мәшәкать тудыра", - дигән ул.