Футбол буенча дөнья чемпионатына бушлай билетлар биреләчәк
Русиядә 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына рәсми рәвештә бушлай билетлар таратылачак, дип белдерде чемпионатның оештыру комитеты башлыгы А.Сорокин. "Халыкның социаль яктан якланмаган катламы - күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, шулай ук спорт мәктәпләрендә укучылар һәм волонтерлар дөнья футболы йолдызларын үз күзләре белән күрү мөмкинлеге алырга тиешләр. Шуңа күрә...