Жилетлы тавыклар
Шотландиядә зур булмаган бер отель тотучы хатынның берничә тавыгы бар. Гадәттә, тавыклар бакчада гына йөрергә ярата. Ләкин берничәсе, ераккарак китеп, хәтта машина юлына да чыккалый икән. Авантюризм рухлы бу тавыклар өчен хуҗабикә бик кызыклы нәрсә уйлап тапкан: аларга яктылык чагылдыручы алсу жилетлар кидергән. Бу жилетлар көндез дә, төнлә дә яхшы...