Сәйдәшлеләр: сыйфат беренче урында
Районда урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Бүген 41,6 мең гектар мәйданнан 167,2 мең тонна икмәк җыеп алынды. Бу – планның 95 проценты. Игенчеләр бүген язгы бодай суктыру белән мәшгуль, шулай ук горчица, рапс кебек техник культуралар басуларында да эш башланды. Соңгы 1,8 мең гектар мәйданнан люпин, вика, карабодай культураларын җыеп аласы бар. Белгечләр фаразлавынча, җыеп алынган тулаем ашлык күләме буенча Тукай районының республикада беренче өчлеккә керү мөмкинлеге бар. Гектарыннан чыккан уртача уңыш та югары – бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 40,1 центнер ашлык алынды. Бу республикада – икенче күрсәткеч. Шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгы буенча да, Тәтеш, Зәй районнары белән берлектә, Тукай районы алда бара. Бездә гектарыннан чыккан уңыш уртача 470 центнердан артык.