Үлемгә китергән сәбәпләр арасында инсульт алдынгылар рәтендә: аңа ничек бирешмәскә?
Үлемгә китергән сәбәпләр арасында инсульт алдынгы урыннарда тора. «Ел саен илдә 17 миллион кеше инсульт кичерә, аларның 6 миллионы вафат була. Татарстанда исә ел саен инсультның 17 мең яңа очрагы теркәлә», – ди «Зәңгәр тасма» фонды президенты Тимур Демин.