Җизнәй (Хикәя)
Әниләре вафат булып, ике ай ярым үткәч тә эчкече әтиләре Сөләйман унбиш яшьлек кызы Зәмирәне һәм уналты яшьлек улы Мирасны өеннән куып чыгарды: “Мин ялгыз башым сезне карарга әбәзән түгелмен!” Моңарчы беркая да чыкканы булмаган авыл малае Мирас, шәһәргә китеп, вокзалда ачлы-туклы килеш куна-куна, тел белмәгән көенә бер ялгызы белешеп-сөйләшеп, һөнәр училищесына урнаша алды.