Рөстәм Миңнеханов: «Корбан бәйрәме Роспотребнадзор таләпләре буенча узарга тиеш»
Бүгенгә Татарстанда коронавирус белән авыручылар 5404 кеше исәпләнә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина хәбәр итте.