21 апрель 2014 яңалыклары
-
Республика ярдәме
Шәһәр советының чираттагы сессиясендә шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев шундый саннар китерде: республика бюджеты быел Чаллыда яңа трамвай юллары төзүгә - 500 млн сум, Элеватор тавына күпер салуга -180 млн сум, юллардагы чокырларны ремонтлауга - 200 млн сум, бистә эчендәге юлларны төзекләндерүгә - 40 млн сум, Элеватор тавы бистәсен төнге яктырту...
-
Бергәләп тотынсак, проблеманы чишәрбез...
5 апрель көнне Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховның ТНВ каналыннан ясаган чыгышы бик күпләрнең кәефен төшергәндер. Министр фикеренчә, Татарстанда татар телен укыту, өйрәнү бик түбән сыйфатлы. Башкалабыз Казан мәктәпләрендә исә, гомумән, бу өлкәдә эшләр эленке-салынкы гына үтәлгән. Кызганычка каршы, мин бу тапшыруны тулысынча карый алмадым, министр Чаллыдагы хәлләрне ничегрәк бәяләгәндер,...
-
Хәрби хезмәттән читләшкән өчен – 15 мең сум
Шәһәр суды 23 яшьлек егеткә карата РФ Җинаять кодексының 328нче маддәсе, 1нче өлешендә каралган "Хәрби хезмәт үтүдән азат итүче законлы нигезләмә яки хезмәт итү чигерелүгә хокукы булмаган очракта, хәрби һәм альтернатив гражданлык хезмәтеннән читләшкән өчен" җинаять кылуда гаепләп карар чыгарды. Тикшерү материаллары буенча, әлеге егет 2013 елның көзге чакырылыш чорында...
-
Беренче квартал нәтиҗәләре нинди?
Чаллы эчке эшләр идарәсендә агымдагы елның өч аена йомгак ясалды. Полковник Алексей Соколов сүзләренә караганда, җинаять ачылу очраклары үткән елга караганда 170кә кимегән. Ләкин угрылык, кеше үтерү буенча җинаятьләр арткан. - Наркотик матдәләр әйләнеше, элек кылынган җинаятьләрне ачу буенча да башкарасы эшләр җитәрлек. Бүген һәм киләчәктә сөйләшү ирешелгән уңышлар турында...
-
Шприцтан башлыйк, сәламәтлек үзебезнеке бит...
Шушы көннәрдә Сәнәгать сәүдәсе министрлыгы чит илдә ясалган медицина җиһазларын сатып алуны тыю турындагы тәкъдим белән чыкты. Бу ситуациядә иң гаҗәбе һәм тәмам шаккатырганы: Россиядән тыш, Белоруссия яки Казахстанда җитештерелгәненә генә рөхсәт биреләчәк. Бу хәбәр табиблардан бигрәк гади кулланучыда бик күп сораулар уятты. Чыннан да, кайсыбызның Казахстанда ясалган компьютерлы томограф...
-
Татар егетләре сынатмады
"Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете-2014" төбәкара бәйгесенең финалы үтте. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятеннән Рәзил Габбасов җиңү яулады. Бәйге финалында Минзәлә, Сарман, Әлмәт, Алабугадан һәм Чаллыдан мәктәп укучылары, башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортлары студентлары - барлыгы 13 егет катнашты. Финалистларның үзләре белән таныштыруларыннан шуны чамаларга була иде:...
-
Атларым – канатларым минем...
Атсыз татар - канатсыз, дигән гыйбарә белән тулысынча килешәм. Татар халкын тарихта атсыз күзаллап булмый. Элек тезген тота алган һәр ир бала атка атланган. Йөк ташу, транспорт хезмәтен үтәгән көмеш тояк тулпарларны тулысы белән "тимер атлар" алыштырды. Шулай да хуҗалыкларында ат асраучылар булу күңелне сөендерә. Димәк, атлар бетми икән әле......