21 июль 2016 яңалыклары
-
Автовокзал яңартылачак
Чаллы автовокзалын зурайтырга һәм яңартырга планлаштыралар. Төзекләндерү эшләре барышында фасадның төсе үзгәрәчәк, көтү залы киңәйтеләчәк һәм территория тәртипкә китереләчәк. - Халыктан зал кечкенә дигән шикаятьләр еш кергәч, без аны зурайтырга булдык, - ди автовокзал җитәкчелеге. Бүгенге көндә эскиз проекты буенча эшләр тәмамлану алдында. Көтү залын 3-4 мәртәбә зурайтып, 100 квадрат...
-
Муниципаль полиция хезмәткәрләре кирәк
Бүгенге көндә муниципаль полиция хезмәтенә 88 кеше алынган. Бу кирәкле санның 58%ы гына. 42 инспектор торак йортларда хокук тәртибен профилактикалау белән шөгыльләнә. 32 әйдәп баручы белгеч җәмәгать тәртибен саклый. 14 инспектор гаилә иминлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук саклау тәртибе өчен җаваплы. Быел башкарма комитетта муниципаль полиция барлыкка килде. Анда...
-
Александр Кислов – Комсомол районы башлыгы
21 июльдә шәһәр хакимиятендә Комсомол районы башлыгы вазифасына игълан ителгән конкурска нәтиҗә ясалды. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин рәислегендәге конкурс комиссиясе кандидатларның өчесенең дә гаризасын карады. Комсомол районы башлыгына югары белемле, җитәкче тәҗрибәсенә ия булган 3 ир-ат дәгъва итте. Комиссия "Жилкомсервис" идарә компаниясе генераль директоры Александр Кисловны җиңүче дип тапты.
-
Әлфия Когогина – РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат
Кичә "Бердәм Россия" партиясе Әлфия Когогинаны, 18 сентябрьдә узачак сайлауларда катнашу өчен, Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтте. Әлфия Когогина документларын Үзәк районның территориаль сайлау комиссиясенә тапшырганнан соң, Чаллының Җиңү паркына куелачак танк турында да мәгълүмат бирде. "Бүгенге көндә РФ Оборона министрлыгында документларны рәсмиләштерү эшләре бара. Бу Россия Федерациясендә...
-
Мәйданда – “Питрау” бәйрәме
Быел керәшеннәрнең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Питрау зурлап, Яр буе паркы мәйданында үтәчәген инде хәбәр иткән идек. Ул 23 июльдә 15 сәгатьтә башланып, төнге 10га кадәр дәвам итәчәк. Кич буена шәһәребезнең үзәк мәйданында керәшен җырлары яңгыраячак, төрле бәйгеләр, уеннар оештырылачак. Бу көнне сәхнәдә халкыбызның яраткан җырчылары Лена Бичарина, Галина...
-
Нинди бал файдалы?
Бал - тәмле әйбер генә түгел, ә бәлки кыйммәтле дәва чарасы да. Борынгы табиблар аны кешенең гомерен озайта дигәннәр. Балда Менделеев таблицасының бөтен элементлары да бар. Шуңа күрә организмны савыктыру чарасы буларак аңа тиңнәр юк. Әгәр дә балга, мәсәлән, чәчәк серкәсе яки җиләк-җимеш, чикләвек тә кушсаң, күп авырулардан котылырга булышучы,...
-
Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе ачыла
1 нче сентябрьдән КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе исемен йөртәчәк. Татарда исеменә күрә - җисеме, дигән яхшы әйтем бар. Исем алмаштыру институтның эчтәлегенә ничек йогынты ясаячак? Нинди яңалыклар көтелә? Бүлек мөдире, профессор Әлфия...