21 октябрь 2017 яңалыклары
-
Өшкереп, төрле авырулардан арынып була
Аллаһ Тәгалә Коръәни-Кәримдә "әл-Исра" сүрәсенең 82нче аятендә безгә: «Без Коръәннән мөэминнәр өчен шифа вә миһербанлык-мәрхәмәт булганны иңдердек, золым кылучыларга исә, хәсрәттән башка ул һич нәрсә өстәмәячәк», - дип әйтә. Аятьтән аңлашылганча, Аллаһ Тәгалә безгә Коръәндә шифа булдырган, аятьнең икенче өлешендә исә ышанмаучыларга, золым кылучыларга Коръәнне уку хәсрәт кенә бирәчәк диелгән....
-
Балаларыгыз дөрес тукланамы?
Беребезгә дә сер түгел, кайбер балалар иртәнге ашка бер чынаяк чәй генә эчә, ләкин без балаларыбызны иртән, кичен тиешенчә тукландырырга тиеш. Яшь буынның сәламәт булып үсүендә дөрес туклану зур роль уйный.
-
Приставларга алимент түләмәүчеләрне полициядән башка тоткарларга рөхсәт бирелде
Дәүләт Думасы депутатлары соңгы өченче укылышта Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертү турындагы законны кабул иттеләр. Әлеге закон нигезендә суд приставлары алимент түләмәүчеләрне мөстәкыйль рәвештә тоткарларга һәм административ хокук бозу турында протокол төзү урынына илтеп кую хокукына ия булачак.
-
Татарстан укучылары бер көнгә күбрәк ял итәчәк
Республика мәктәпләрендә укучылары 29 октябрьдән көзге каникулга чыга. Укучыларның ялы бер атнага сузыла. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Шуңа күрә мәктәпләрдә икенче чирек 7 ноябрьдә башланачак.
-
Татарстаннан, көзге чакырылышта беренче булып, 80 егет иртәгә хәрби хезмәткә китәчәк
2017 елның көзге чакырылышын башлап, Татарстаннан 80 егет иртәгә хезмәт итү урыннарына җибәреләчәк. Алар өчен киләсе ел Мәскәү һәм Ленинград гарнизоннарының хәрби бүлекләрендә узачак. Гомумән бу көздә республикадан хәрби хезмәткә барлыгы 3,5 мең егет алыначак. Бу хакта Татарстан Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру һәм әзерлек бүлеге башлыгы, полковник Дмитрий...