21 декабрь 2021 яңалыклары
-
Чаллылыларны интерактив мимик тамашага чакыралар
Яңа ел алдыннан шәһәр халкына «Проказники на снежном празднике» дигән мимик тамаша күрсәтеләчәк.
-
Нинди чыршы яхшырак?
Ясалма чыршы күптөрле, чын агачка караганда кыйммәтрәк, әмма ел саен сатып аласы юк – киләсе елларда да кулланырга мөмкин. Чын чыршыдан бөтен өйгә тәмле ис чыга, саклау өчен дә урын таләп ителми. Ләкин коелган ылыслар бөтен фатир буенча тарала, аларны һәрвакыт җыеп торырга кирәк.
-
Чаллыда Яңа ел экскурсия трамвае эшли башлады
Чаллыда махсус маршрут старт алды. Беренче пассажирлар – 39 нчы мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары, бу «Электротранспорт» һәм Тарихи-туган якны өйрәнү музееның уртак проекты.
-
Алексеевск районыннан Гөлүсә Сибатова ясалма чыршыны бик уңайлы дип уйлый
- Без ясалма чыршы куябыз. Ни өчен дисәк, чын чыршы эзләп йөргәнебез дә юк, энәләре чәнечми, коелмый, җайлы, уңайлы.
-
Үзәк районында Инвалидлар декадасына йомгак ясалды
Үзәк районында Инвалидлар декадасына йомгак ясалды. Картиналар галереясына «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» конкурсы җиңүчеләрен, район инвалидлар советы активистларын, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларны, республика һәм шәһәр ярышлары призерларын чакырдылар.
-
Чаллының 7нче дәваханәсендә COVID-19 белән авырган булачак әниләр өчен реабилитация оештырыла
7нче поликлинканың амбулатор медицина реабилитациясе бүлегендә булачак әниләргә сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итә торган программа старт алды.
-
Чаллыдан Илдар Вәлиев чыршыга һәр елны уенчыклар сатып ала
- Ясалма чыршы гына куйдык. Матур уенчыклар белән бизәп тә куйдык.
-
Теләгән һәркем Кыш бабайга әверелә ала
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советы депутатларына авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен яңа ел тылсымы үткәрергә тәкъдим итте.
-
Чаллыдан Гүзәл Миңнеханова быел кечкенә генә чыршы куярга уйлый
- Әлегә чыршы куймадык. Ә төрле төстәге гирляндалар ноябрь аеннан ук эленеп тора. Гирляндабыз шундый матур, искиткеч!
-
Шәһәр Советы Президиумы чираттагы утырыш үткәрү датасын билгеләде
Онлайн режимда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев рәислегендә Шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышы узды.
-
Чаллыдан Эльвира Бәхтиева чыршыны бөтен гаилә белән бизәгәч, икеләтә шатлык дип белдерә
- Ясалманы куябыз, чөнки тере чыршыны соңыннан чыгарып ташларга кул бармый. Чыршыны бөтен гаиләбез белән бизибез.
-
Тукай районы Калмия авылыннан Ләйсирә Сәхибҗанова чыршысын серле итеп бизи
– Өйгә чын нарат куябыз. Уенчыклар элеккеге. Мин наратны серле кар бөртекләре белән бизим. Ул кар бөртекләренә саннар язылган. Һәр сан астында серле бүләк: кемгә сертификат, кемгә акча эләгә.
-
Чаллы спортчылары спортның көч төрләре буенча Евразия берлеге чемпионатында медальләр отты
2021 елның 18-19 декабрендә Екатеринбургта спортның көч төрләре буенча Евразия берлегенең Ачык Яңа ел чемпионаты узды. Чаллы шәһәре командасыннан сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән җиде спортчы катнашты. Ярышларда барлыгы 420 кеше катнашты.
-
Декабрьдә 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие түләү графигы
РФ Социаль иминият фондының ТР буенча Дәүләт учрежденисе-Төбәк бүлекчәсенең9 нчы филиалы хәбәр иткәнчә, дәвамлы Яңа ел бәйрәмнәренә бәйле рәвештә, декабрь ае өчен бала карау буенча билгеләнгән айлык пособиеләр агымдагы елның соңгы көннәрендә түләнәчәк.
-
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,41% тәшкил итә
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,41% тәшкил итә. «Рәсәй эше» кадрлар үзәгендә исәптә 1 157 кеше теркәлгән. Ел башыннан кадрлар үзәгенә 11 107 граждан мөрәҗәгать иткән, 8 953 кеше эшкә урнаштырылган.