22 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Доллар аска тәгәри
Доллар курсы төшә башлады.Озаккамы? Иртәгә 23 сентябрь, җомга көнгә, Россия банкы тарафыннан урнаштырылган доллар курсы 64,82 тиен булачак һәм 63,7942 сум тәшкил итә. Евро курсы да төште - 16,76 тиенгә арзанаеп, 71,6728 сум тәшкил итә. Валюта сатып алырга тырышыгыз, арзан чакта.
-
Гүзәл Уразова җылы якка путевка өләшә
Гүзәл Уразова еш кына интернетта конкурслар уздыра. Бу юлы ул, концертына килгән бер тамашачысыннан җыр җырлатып, аларны ярыштыра. Җиңүчеләр ВКонтакте сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре һәм Гүзәлнең фикере буенча билгеләнәчәк. Җиңүче Дубайга 2 кеше өчен 7 көнлек путевкага ия булачак.
-
Кырым татары Җамаланың клибы чыкты
Кырымтатар җырчысы Җамала "1944" исемле инглиз һәм татар телле видеоклибын чыгарды. Кырымтатар сөргененә багышланган җырга нигезләнгән әлеге клип Карпат тауларында төшерелгән.
-
Россиядә Барби курчакларын сатуны тыялар?
Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе сатар алдыннан уенчыкларга психологик-педагогик экспертиза үткәргәндә дини аспектны күз алдында тотарга киңәш итә, дип яза "Известия". Үрнәк итеп алар Барби курчагын китерә. Әлеге курчак Европа стандартлары буенча киендерелә, һәм, әлбәттә, мөселман кануннарына туры килми.
-
Сакаллы хатын Гиннессның рекордлар китабына кергән
Бөекбританиядә яшәүче 24 яшьлек Гарнам Каурның сакалы үсә. Ярым ир-ат кыяфәтендә булган кыз сакалны үз теләге белән үстерми. Аның организмында гормональ тайпылышлар күзәтелә. Сакалын исә кырып атасы килми икән, чөнки ул 16 яшеннән бирле сикхизм динен тота. Әлеге дин тәндәге төкләрне кыруны тыя.
-
Чаллыда гөмбә сата башладылар
Чаллы базарларында чиләк-чиләк гөмбә сатучылар пәйда булды. Яңгырлар явып көн җылыту белән төрле гөмбәләр баш калкытты. Җирән гөмбә, сыроешка, бүре тәмәкесе, опята һәм башка гөмбәләр күп икән. Тик менә гөмбәчеләр генә аларның төгәл кайдан җыелганын әйтмиләр, урманнан диләр. Гөмбә сатып алганда сак булыгыз, аларның күбесе юл буйларындагы урман полосасыннан яки...
-
Сәетҗәгьфәр хәзрәт Лотфуллин Резидә Ганиуллинага клипны алып атарга бер көн вакыт бирде
Ак мәчет каршында биегән Резидә Ганиуллина белән дин әһеле Сәетҗәгьфәр Лотфуллинның бәхәсе дәвам итә. Хәзрәт Резидәнең җавабына җавап язды. Аны үзгәртмичә, скриншот формасында бирәбез:
-
“КАМАЗ-мастер”ны Кремльдә көтәләр
Иртәгә Россия Президенты Владимир Путин "КАМАЗ-мастер" командаы һәм "Ефәк юлы" раллиен оештыручыларны Кремльдә кабул итә.Узган "Даккар" узышларында Айрат Мәдиев экипажы икенче урынны алды, "Ефәк юлы"нда исә беренчелек алар кулында иде.
-
СМС өчен – 30 ел
СМСны ялгыш номерга юллау сәбәпле, бер хатын-кыз 30 елга төрмәгә эләгергә мөмкин. АКШның Джонс округында яшәүче 19 яшьлек Шелби Эйкс телефон номерын бутап, наркотик сатып алу тәкъдимен полиция хезмәткәренә юллаган, дип хәбәр итә Fox59. Детективлар хатын-кыз белән элемтәгә кереп, очрашу турында сөйләшкәннәр.
-
Әлфәс хәзрәт Гайфулла:“Йолдыз” мәдрәсәсе тарихта калды, хәзер аны сәяси хәл итеп күтәрергә кирәк түгел”
Аяз көндә күк күкрәгән кебек булды бу хәбәр:"Чаллыда вахабистлар үзәге булган "Йолдыз" мәдрәсәсе бинасын сүтәләр икән!" Бер сәгать эчендә бөтен интернент, радио-телевидение шушы ялган хәбәрне бөтен илгә таратты. Инде онытылып беткән, исеме генә түгел,эзе дә калмаган мәдрәсә турында авыз чайкау кемгәдер кирәк бит. Әлеге килеп чыккан хәл, татарылган хәбәрнең чынлыкка...
-
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасы
"Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле ватандашлар, сессиядә катнашучылар! Хөрмәтле татарстанлылар! Республиканың социаль-икътисадый үсешенең уңай тенденцияләре, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, тынычлык һәм татулыкны саклау безгә иң мөһим бурычны - кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Озак еллар дәвамында уңышлы эшләү нәтиҗәсендә үзенчәлекле капитал - ышаныч капиталы формалашты. Без халык һәм партнерлар алдындагы...
-
Хәзер бәйрәм ял көннәренә өстәмә көн бирелми
ТР Дәүләт Советының 21нче утырышында депутатлар "Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы ТР законы 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проектын кабул итте. Татарстан республикасында түбәндәге көннәр эш көне саналмый, бәйрәм көннәре санала: Татарстан Республикасы көне - 30 август, Татарстан Республикасы Конституциясе көне - 6 ноябрь, Ураза бәйрәме һәм...
-
Болгардагы ак мәчет янында ярымшәрә төшкән кыз клибы шау-шу уятты
Берәүләр әлеге клипны хурласа, икенчеләре мактый.Интернетта Резеда Ганиуллинаның клибына карата бәя бирүчеләр арта. Берәүләр - "Татар халкы хурлыгы", "Әстәгъфиулла" дисә, икенчеләре "Матур кыз" дип язган. Клипта кызыл күлмәк кигән ярымшарә кыз Болгардагы "Ак мәчет" янында бии. Татардагы кайбер мөселманнарда Болгар изге җир санала. Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт...
-
Санкцияләр үз көчендә кала
Европа Берлеге Советы Россиянең 146 кешесенә һәм 37 оешмасына карата санкцияләрне 2017нче елның мартына кадәр озайтты. Күптән түгел АКШ илебезгә карата яңа санкцияләр керткән иде. Ул исемлектә Татарстанның «Газпром Трансгаз Казан» оешмасы да бар.
-
Өлкәннәргә ярдәм
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 29нчы сентябрьдә Татарстанда өлкән яшьтәгеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Ул ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырыла. Белешмәләр өчен телефон - (843) 223-02-13.