23 июнь 2021 яңалыклары
-
Бүген Чаллы гаиләләренә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар
Бүген Тантаналар сараенда (ЗАГС) ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру чарасы узды. Бу көнне 14 Чаллы гаиләсе әлеге сертификатка ия булды.
-
Чаллының 57нче гимназиясендә шахмат уены зонасын ачтылар
Яр Чаллының 57нче гимназиясендә шахмат уйнау өчен махсус зона ачылды.
-
Чаллының “Ватан-Ана” һәйкәле янында махсус концерт оештырылды
Шәһәрнең “Ватан-Ана” мемориаль комплексы территориясендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган “Гомер алга таба дәвам итсен өчен истә тотарга” дип исемләнгән концерт булып үтте.
-
Шәһәрдәшебез шахматлар буенча яшьләр спартакиадасында алтын медаль яулады
19-22 июнь көннәрендә Казанда шахматлар буенча V җәйге яшьләр спартакиадасы үтте.
-
Чаллының тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда «Немец оккупациясе» дип исемләнгән күргәзмә проекты ачылды
Яр Чаллының тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда совет рәссамы Меер Аксельродның «Немец оккупациясе» дип исемләнгән күргәзмә проекты ачылды.
-
Чаллыда “ЛИАЗ” автобусы белән юл-транспорт һәлакате теркәлде: 4 яшьлек бала зыян күрде
Мәскәү шәһәреннән кайтарыдган “ЛИАЗ” автобусына «Лада Веста» автомобиле килеп бәрелә.
-
Шәһәр ипподромында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй үтте
Анда балалар да, олы кешеләр дә катнашты. Әйтергә кирәк, мондый Сабантуйны республикабызда беренче итеп Чаллыда үткәрә башладылар.
-
Кояштан качырга киңәш ителә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы якындагы 5 көндә Татарстанда кояш аеруча зарарлы дип кисәтә.
-
Ковид-койкалар арта
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итүенчә, шәһәрдә коронавирус белән хәл киеренке.
-
Чаллы ипподромында бөтен республикадан килгән иң яхшы җайдаклар җыелды
Ипподромга килүчеләрне “Энергетик” мәдәният сараенда эшләп килүче “Замана” ансамбле артистлары татар халык җырлары һәм гармун моңнары белән каршы алдылар. Махсус мәйданда артистлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Тамашачылар Илгиз Закиров, Алинә һәм Динә Гарифуллина һәм башка артистларның җырлавын алкышларга күмделәр.
-
Суны графиктан алда бирделәр
Опрессовканың 3 этабы бара. Ул 28 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Коткаручылар Мәләкәс елгасыннан ир-ат мәетен чыгардылар
Якшәмбе көнне ГЭС бистәсенең Үзәк урамындагы пляж территориясендә 34 яшьлек ир-ат суга батып үлде.
-
Табиб татарстанлыларга коронавирусның йөклелек чорына йогынтысы турында сөйләячәк
Әңгәмәнең темасы «Киләчәк турында кайгыртып: вакцинация һәм ана булу» дип билгеләнгән.
-
Кура җиләге аспиринны алыштыра
Организм өчен үтә файдалы бу җиләктә салицил кислотасы бар. Ә ул аспирин (ацетилсалицил кислотасы) кебек тәэсир итә – ялкынсынуны киметә, тән температурасын төшерә, авыртуны баса һәм канны сыеклата.
-
Татарстан эшмәкәрләре үз бизнесларына ярты миллион сумга кадәр акча алачаклар
Үзмәшгуль гражданнар — 100 мең сумга кадәр, ә социаль эшмәкәрләр 500 мең сумга кадәр акча алачак.