23 август 2017 яңалыклары
-
Көзге уңыштан гошер бирергә онытмагыз!
Акыллы кеше өстенә намаз йөкләтелгән, ул аңа фарыз. Сәламәт кешегә намазга өстәп, ураза да фарыз. Шулар өстенә тагын байлыгыбыз да бар икән, зәкәт тә безгә фарыз була. Адәм баласы дөньяда яши, сынала. Төрле авырлыклар да күрәбез, авырып та китәбез, кайгы-хәсрәтләр дә килә. Бу очракларда тырышабыз, бик сынатмыйбыз.
-
Чаллыда машина йөртүчеләрне камералар күзәтәчәк
Ел башыннан Чаллыда 256 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 8 кеше үлгән, 309 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнүләр, яралар алган. Шулай да бәхетсезлекләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 15%ка кимегән. Аның каравы үлүчеләр саны 2 тапкыр арткан.
-
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасына бүләкләр тапшырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Ефәк юл" раллиенда җиңүчеләр - «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашты. Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясендә бүләкләү тантанасы узды. Искәртеп үтик, ралли 7-22 июльдә узды. Йөк машиналары арасында Татарстан спортчылары бөтен Мактау пьедесталын алды. Беренче урында - Дмитрий Сотников, икенче - Антон Шибалов, өченче - Айрат Мәрдиев...
-
Чаллы бәйрәмгә әзерләнә
30 август - Шәһәр көнендә Чаллыда «УРАМFEST» дип аталган истәлекле чара үтәчәк. Аның кысаларында артистлар утырган 25 КАМАЗ машинасы төп проспектлар буенча үтәчәк. Сәнгать әһелләре төрле паркларга туктап шәһәрдәшләребезне концерт номерлары белән куандырачак, дип яза җирле басма. "Чаллы һәрвакыт үзенең йөк автомобильләре белән дан тотты. КАМАЗларыбызы безне бар дөньяга танытты....
-
БСТның туры эфирында Рөстәм Хәмитовка кит!, дип кычкырганнар
21 август көнне Башкортстанның БСТ дәүләт телеканалында республика башлыгы Рөстәм Хәмитовка вазифасыннан китү тәкъдиме яңгырады. "Бер-ике-өч, Хәмитов, кит!" ("Раз-два-три, Хамитов, уходи!") сүзләре җанлы эфирда яңгырады. Әлеге аудиоязма Хәмитовка каршы митингта яздырылган. Аудио торак-коммуналь темасына тапшыру азагында яңгыраган. Телеканал җитәкчелеге фикеренчә, "яман ниятле кешеләр, каналның саклау системын узып, хәбәрләрдәге сюжет тавышы...
-
Чаллыда йорт стенасына зур итеп бала рәсеме ясаганнар
Чаллының 26/08 йорт диварына бала рәсеме ясаганнар. Әлеге эшне танылган рәссамнар Марат Билалов һәм Татьяна Спиридонова башкарган. Алар шәһәрнең 43 нче комплексындагы бер йортка Җиңү Ордены сурәтен төшерүчеләр буларак та яхшы таныш. Яңа эшне башкарып чыгарга - уйнап утыручы бала һәм аның баш очындагы ак күгәрченне ясарга дүрт көн вакыт...