23 октябрь 2014 яңалыклары
-
Күп балалы гаиләләргә торак чиратсыз бирелерме?
РФ Төзелеш министрлыгында өч һәм аннан артык бала үстерүче гаиләләргә социаль найм килешүе буенча чиратсыз торак алу хокукы бирү турындагы закон проекты әзерләнде. РФ Төзелеш министрлыгы әзерләгән закон проектына теркәлгән аңлатмадан күренгәнчә, бүген Россиядә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 1 миллионнан артык гаилә яши. Муниципаль берәмлекләрдәге социаль найм...
-
Тел белү – байлык
20 октябрьдән 28енә кадәр туган телләр буенча республика олимпиадасының мәктәп этабы үтә. Олимпиадада 5-11нче сыйныф укучылары катнаша. Бәйгеләр татар мәктәпләре укучылары, рус мәктәпләрендәге татар телле укучылар өчен татар теленнән һәм әдәбиятыннан аерым үткәрелә. Рус телле укучылар татар теленнән көч сынаша. Мәгариф идарәсе баш белгече Халидә Шабалина әйтүенчә, быел олимпиада ТР...
-
Мәктәпләр һәм бакчалар кирәк
Шәһәр советы сессиясендә депутатлар халыкны борчыган иң мөһим проблемалар рәтеннән яңа төзелгән микрорайоннарда мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына булган ихтыяҗ мәсьәләсен дә күтәрделәр. Бүгенге көндә Чаллыда бакча яшендәге 19 меңнән артык балага урын җитми. "Бүгенге балалар туу арткан чорда әлеге сан тагын да үсәргә мөмкин. Һәм 3 яшьлекләргә дә урын җитми...
-
Сирень ЯКУПОВА: “Серле тормыш бары җирдә генә”
Шагыйрә Сирень Якупова - зәвыклы, затлы шигъриятне үз итүчеләргә ят исем түгел. "Йолдызлы уйлар", "Ике гасыр баласы мин", "Яшәү сере", "Өстәгеләрдән дә өстә" китаплары, матбугатта даими дөнья күреп килгән шигырь-хикәяләре һәм үз фәлсәфәсе, гаҗәеп табышлары белән укучылар күңелен күптән яулады ул. - "Хыялым артыннан йөгердем..." Сирень, иң беренче сүз итеп...
-
Бәхеткә юллар салучылар
"Камдорстрой тресты" ябык акционерлык җәмгыяте юллар төзү буенча Россиядә иң яхшы оешмалар сафында. Күп еллар буе предприятиедә тупланган тәҗрибә нигезендә, юл салучылар илебезнең җаваплы объектларында эшлиләр. "Камдорстрой" хезмәткәрләре заказчыларның ышанычын аклап киләләр: югары җитештерүчәнлек технологиясен кулланып, алар яхшы сыйфатлы нәтиҗәгә ирешәләр. Бераз гына үткәннәргә кайтып, трестның тарихына күз салсак, предприятиенең...
-
Күңелләребез сафланды
Мөнәҗәтләр халык күңеленең көзгесе, гасырлар тирәнлегеннән агып килә торган иҗади дәрья. Алар тәрбияви әһәмияткә ия. Мөнәҗәтләрне буыннардан-буыннарга тапшыруны, милләтебезне сафландыруны күздә тотып, Тукай районының мәдәният идарәсе, мөхтәсибәт белән берлектә өченче тапкыр мөнәҗәтләр кичәсе үткәрде. Ул көнне Калмаш авылы клубында чын мәгънәсендә күңелләрне сафландыра торган кичә булды. Бәйрәмгә килгән кешеләрнең барысын...
-
Аңа карап сокланабыз!
Без, 23нче мәктәпнең 6А сыйныфы укучылары, икенче ел инде "Гайдар" исемендәге тимурчылар түгәрәгенә йөрибез. Түгәрәкне сыйныф җитәкчесе Ләйсән Хәниф кызы Хисамова алып бара. Төп максатыбыз: мохтаҗларга, кимсетелгәннәргә ярдәм кулы сузу. Гомер көзенә кергән өлкән буын кешеләре, хәрби бурычларын үтәгәндә башларын салган батыр солдатлар турында мәгълүматлар туплыйбыз. Өлкәннәр көне җитү белән,...