23 октябрь 2017 яңалыклары
-
3 ноябрьдә Зур этнография диктанты була
Диктант Россия төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә 1500 мәйданда оештырылачак. Акцияне оештыручылар мәгълүматлары буенча, диктант Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм БДБ илләрендә: Әзербәйҗанда, Әрмәнстанда, Белоруссиядә, Казахстанда, Кыргызстанда, Молдавиядә, Таҗикстанда, Төркмәнстанда, Үзбәкстанда, шулай ук Абхазия һәм Көньяк Осетиядә уза.
-
Мәскәүдә Хәния Фәрхи истәлегенә концерт үтәчәк
4 ноябрьдә Мәскәүнең "Космос" Зур концерт залында чын-чыннан халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә "Истә калсын" дип аталган концерт була. Мәскәүдә концерт кую вакыты җырчы исән чагында ук билгеләнгән булган. Шуңа да оештыручылар әлеге чараны Хәния Фәрхи истәлеге итеп уздырырга карар кылган.
-
Россия Хезмәт министрлыгы пенсия алу өчен минималь хезмәт стажын арттыруны кире какты
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хөкүмәттә пенсия алу өчен минималь хезмәт стажын арттыру идеясе турында сөйләшүләр баруын кире какты, дип хәбәр иткән ведомствоның матбугат хезмәте. Бу хакта INTERFAX.RU яза.
-
Онытылмаслык матур очрашу
1969 елда Чулман буендагы шәһәр һәм КАМАЗ төзелешенә Актаныш, Сарман, Мөслим һәм башка республикабызның башка районнарыннан кешеләр килде. Алар биредә үзләренә һөнәр алдылар, тиң ярларын табып гаилә кордылар. Бүген инде әлеге гаиләләрдә туган балалар төрле өлкәләрдә Чаллыга хезмәт итә. Шәһәребездә яшәүче халыкның күпчелеге - Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән халык. Алар...
-
Бер агачның тамыры без
Шәһәр башкарма комитеты шул исемдәге бик матур фестиваль уздырды. Мәгълүм булганча Чаллыда 80нән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында милли җәмгыятьләр үзләренең гореф-гадәтләре, мәдәниятләре белән шөгыльләнәләр. Ел саен концертлар залында халыкны үзләренең иҗатлар белән таныштырлар. Моннан тыш, төрле фестивальләр, күргәзмәләр дә оештыралар. Алар арасында фин-угыр...