23 ноябрь 2021 яңалыклары
-
QR-кодлары булмаган 23 мең өлкән яшьтәге чаллыларның ташламалы карталары гамәлдән чыгарылды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 17 ноябрендәге 1100 номерлы Карары нигезендә, 22 ноябрьдән башлап вакцинация турында QR-коды яисә медицина күрсәтүе буенча чикләү турында QR-коды булмаган 60 яшьтән өлкән гражданнарның ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталары гамәлдән чыгарыла.
-
Яшьләр оешмаларының иң яхшы җитәкчеләренә Әлфия Когогина стипендиясе тапшырачаклар
Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе» конкурсы башланды. Яшьләр оешмаларының иң яхшы җитәкчеләренә Әлфия Когогина стипендиясе тапшырачаклар.
-
Чаллы спортчылары өстәл теннисы буенча ярышларда призлы урыннар яуладылар
Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 2007 елда туган һәм аннан да яшьрәк категорияләрдә өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
-
Чаллыда иреклеләр хәрәкәте конкурсы узачак
Чара Чаллы шәһәренең иреклеләр берләшмәләре өчен коммуникатив мәйданчык оештыру һәм «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында инициативаларны тормышка ашыруның уртак планын формалаштыру максатыннан үткәрелә.
-
23 ноябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
23 ноябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы саклана. Кар явачак.