23 декабрь 2015 яңалыклары
-
Бүләкләргә бай юбилей, яки “Өчпочмак” сәхнәдә зур бәйрәм
Чаллы татар дәүләт драма театры 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Моннан чирек гасыр элек, 21 декабрьдә театр Рабит Батулланың "Күбәләк булып җаның кайтыр" спектакле белән беренче сезонны башлап җибәрде. Шуннан соң театр тарихына алтын хәрефләр белән язылган 94 спектакль куелды. Юбилей кичәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов җитәкләгән коллектив...
-
Бүләк бирү тыела
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов түрәләргә бүләкләр алуны һәм бирүне тыйды. "Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге җитәкчеләргә төрле бүләкләр бирергә теләүчеләр арта. Әйдәгез, бу гамәлне туктатыйк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты түрәләргә бер-берсенә Яңа ел тәбрикнамәләре яки үз куллары белән эшләгән бүләкләр бирергә тәкъдим итте.
-
Яңа трамвайлар кайта
Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә Чаллы өчен мөһим карарлар кабул ителде. Алар арасында төп финанс документы - 2016 елга бюджет та расланды. Аның керем өлеше 7 940 165 270 сум, чыгымнар да шул ук күләмдә планлаштырыла. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев сессиядә тиздән Чаллыга 10 яңа трамвай сатып алыначагын да хәбәр итте.
-
Ялган аракыга – юк!
Инде хәбәр иткәнебезчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан алкоголь продукциясен яңача сата башлыйлар. ЕГАИС дип аталган система бу төр товарны җитештерү һәм сатуны дәүләт контроленә алу дигән сүз. Бүген спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүчеләрнең күбесе пошаманда. Беренчедән, бу системага кереп китеп булырмы, икенчедән, яңа төр касса аппаратлары алырга кирәк, алар интернетка...
-
Түләүләр кими
2016 елның 1 гыйнварыннан җылылык энергиясенә тариф киметелә. Җылылык челтәрләре компаниясе, Дәүләт комитеты һәм Башкарма комитет белгечләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 2016 елның 1 гыйнварыннан җылылык энергиясенә тарифларны киметү мөмкинлеге туды. Әйтик, 1 гигакалория энергиянең бәясе 1480 сум тәшкил итәчәк. Ә 1 июльдән әлеге күрсәткечнең 37 сумга артуы көтелә. Иң мөһиме,...