24 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
БДИ тапшыручылар игътибарына
11 сыйныфны тәмамлаучылар 1 февральгә кадәр бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаларны тапшырып бетерергә тиеш. Әлеге гаризада укучылар шулай ук үзләре сынау узачак фәннәрне дә тәгаенли. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә искәртеп уздылар.
-
Чаллыда ипотека йортлары төзеләчәк
Сидоровка белән Суар бистәләрендә социаль ипотека буенча яңа йортлар төзи башлаячаклар. Әлегә моның буенча ТР Дәүләт торак фонды белән сөйләшүләр бара. 23 гыйнвар көнне Чаллының Комсомол районы башкарма комитеты башлыгы Ринат Абдуллин халык белән очрашты. Ипотека буенча яңа йортлар төзелә башлау турында хәбәр шунда яңгырады.
-
Автобус маршруты үзгәрде
Алабугадан Чаллыга йөри торган автобусның маршруты үзгәрде. Моңа кадәр ул Чаллыда Сөембикә проспекты буенча йөри иде. Хәзер Алабугадан пассажирларны "Автостанция" тукталышына кадәр генә алып кайта. Автобуслар Алабугадан 6.00, 6.30, 7.20, 7.50, 10.25, 11.30, 12.20, 13.00, 14.30, 15.20, 15.50, 17.50, ә Чаллыдан 6.50, 7.20, 8.10, 8.40, 11.15, 12.20, 13.10, 13.50, 15.20,...
-
Чаллыда ел рәссамын ачыклыйлар
Картиналар галереясында "2016 ел рәссамы" бәйгесенә рәссамнардан хезмәтләр кабул ителә. Анда талантлы иҗатчылар белән бергә яшь рәссамнар да катнаша ала. Бәйгедә декоратив-гамәли сәнгать, халык сәнгате, графика, рәсем, яңа исемнәр номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнә. Әлеге хезмәтләрдән төзелгән күргәзмә 31 гыйнварда ачыла.
-
Чаллы укучылары сынатмый
Татарстанда рус теле буена республика олимпиадасына нәтиҗәя садылар. Анда барлыгы 133 укучы катнашты. Әлеге белем ярышында Чаллы укучылары Шабалина Виктория, Саттарова Ләйлә, Якименко Анна призлы урыннар яулады. Алар барысы да Пушкин исемендәге 78нче лицейда белем алалар. Олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында бу укучыларны әзерләгән рус теле укытучысы Ирина Лерманны да хөрмәтләделәр.
-
Чаллыда өченче бөтенроссия сәүдә ярминкәсе узачак
2-6 февральдә Чаллыда өченче бөтенроссия сәүдә ярминкәсе була. Ул гадәттәгечә 65нче бистәдәге "Эссен" гипермаркеты янындагы павильонда уза. Биредә Россиянең 26 төбәгеннән 120 предприятие азык-төлек ризыклары һәм көнкүреш товарлары сатачак.
-
“КАМАЗ”лылар эшкә чыкты
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре ике атналык түләүле ялдан соң, 23 гыйнварда эшкә чыктылар. Моңа кадәр штат режимында ремонтчылар һәм сервис хезмәткәрләре генә эшләде. Автогигантта еллык корпоратив ял ике өлешкә бүленә. Аның икенче өлеше авгугст аена планлаштырыла.
-
Снова взрыв бытового газа!
Отделение надзорной деятельности и профилактической работы по Центральному району муниципального образования г. Набережные Челны «Жилой» Управления надзорной деятельности и профилактической работы Главного управления МЧС России по Республике Татарстан информирует, что 11 января 2017 года в г. Саратов в результате взрыва бытового газа в 6-этажном жилом доме пострадало 10 человек. В...
-
Яңа елдан ОСАГО полисын алуда үзгәрешләр
ОСАГО полисларын бирүгә лицензиясе булган барлык иминият компанияләре 2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә ОСАГО килешүләрен электрон рәвештә төзергә тиеш. ОСАГО турындагы законга үзгәрешләр Россия Банкы тарафыннан кертелде. Электрон полисларны ирекле сату 2015 елның 1 июленнән гамәлгә ашырыла башлаган иде. Бу вакыт аралыгында берничә йөз мең электрон полис сатылган....