24 март 2015 яңалыклары
-
Затлы кала төзелә – куанычы кемнәргә?
Шушы көннәрдә хакимияттә шәһәрнең 19нчы комплексын төзү проектына үзгәрешләр кертү турында җитди сөйләшү булды. Әлеге территорияне үзләштерүнең яңа вариантын Түбән Новгород проектчылары тәкъдим итте. Алар фикеренчә, шәһәр үзәге Х. Туфан, Вахитов проспекты, КАМАЗ-Мастер командасы урамы һәм Сөембикә проспекты чикләрен үз эченә алган 30 гектар мәйданда төзелергә тиеш. Чаллы үзәген планлаштыру...
-
Татарстанның баш суд приставы урынбасары Чаллы халкын кабул итә
Татарстанның баш суд приставы урынбасары Алексей Гришин 31 мартта Чаллы халкын кабул итә. Алдан язылу өчен (843) 221-38-57, (8552) 79-13-19, 79-13-08 телефоннарына шалтыратырга кирәк.
-
Банклар ипотека буенча кредит ставкаларын еллык 12%ка калдырды
Россиянең Саклык һәм ВТБ банклары ипотека буенча кредит ставкаларын еллык 12%ка калдырды. Ипотека алучыларга ярдәм йөзеннән хөкүмәт 20 миллиард сум акча бүлеп бирергә планлаштыра. Кредит 30 елдан артыкка бирелми.
-
Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең яңа башлыгы тәкъдим ителде
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим итте. Тантаналы чара Казанда РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсендә узды. Бу чарада РФ Юстиция министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе буенча төп идарәсе башлыгы Елена Святкина, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары катнашты. Виктор Демидовны яңа эшкә...