24 август 2017 яңалыклары
-
Не пренебрегайте правилами пожарной безопасности
В связи с окончанием летнего периода и наступлением прохладной погоды дачники и владельцы частных домов все чаще используют печи для отопления. Встречаются и моменты когда пренебрегают правилами пожарной безопасности.
-
Чаллыда автобус йөртүче баланың башын кыскан
22 августта Чаллы җәмәгать транспортларының берсендә 7 яшьлек малай зыян күрде. Барысына да «Газель» йөртүчесе сәбәпче. Кечкенә шәһәрдәшебез әбисе белән автобустан чыкканда йөртүче ашыгып транспорт ишеген яба. Малай исә чыгып җитәргә өлгерми һәм аның башы кысылып кала. Нәтиҗәдә баланың чигә ягында ачык яра барлыкка килә.
-
Корбан хакында иң кирәкле 5 сорауга җаваплар
Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның мәгънәсе нидә? Кемнәргә корбан чалу вәҗиб санала? Нинди терлек, мал-туар корбан өчен яраклы? Корбан бәйрәме алдыннан әлеге һәм башка сорауларга җавапны сез түбәндәге язмадан таба алырсыз. 1. Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның мәгънәсе нидә? - Корбан ул - Аллаһының изге әмере. Бөек Затның безгә карата...
-
Югары каттан егылып төшкән
Кичә Чаллының ГЭС бистәсендәге 10/46 йортында 45 яшьлек ир-ат югары каттан подъезд түбәсенә килеп төшә. Фаразлар буенча, ул фатир тәрәзәсеннән бау сузып җиргә төшмәкче булган, әмма тотынып кала алмаган. Подъезд түбәсеннән аны коткаручылар менеп ала һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшыра, дип яза "Челнинские известия" газетасы. Хәзерге вакытта зыян күрүче...
-
Мәскәү мәктәпләрендә Корбан гаете уңаеннан укулар 4 сентябрьдән башлана
Мөселманнарның олуг бәйрәме уңаеннан Мәскәүнең Җәмигъ мәчете тирәсендә урнашкан мәктәпләрдә яңа уку елы, тантаналы линейкалар 4 сентябрьгә күчерелә, дип хәбәр итә "Говорит Москва" радиосы. Бу башкаланың Мещан районына кагыла икән. Әйтик 2107 санлы мәктәптә инде бу карар кабул ителгән. Мәскәүлеләр үзләре моңа бик шат, чөнки дүшәмбе -атна башыннан башланган эш,...
-
Бүген “Шәһри Чаллы” газетасының туган көне!
Чаллыда татар телендә шәһәр газетасы булдыру турында карар 1990 елның 24 августында кабул ителә. "Чулман-Идел" исеме астында газетаның беренче саны 29 август көнне басылып та чыга. Вакыт үтеп исеме "Шәһри Чаллы"га үзгәртелсә дә татар басмасы 27 ел буена халкыбызга хезмәт итүче, милли мәнфәгатләрне яклаучы, туган телебез, мәдәниятебез, әдәбиятебез, сәнгатебез, тарихыбыз,...
-
Җырчы Равил Галиев ничек итеп печән ташый?
Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев туган авылында печән ташыганын видеога төшереп слциаль челтәргә куйган.
-
Укытучылар август киңәшмәсенә җыелды
Бүген Чаллыда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе эшен башлады. Иртәнге 8.00 сәгать 30 минутта "Шәһәр балалар һәм яшүсмерләр иҗат сарае"нда Яр Чаллы белем бирү оешмаларының мәгариф өлкәсенә яңалык алып килүче проектлары муниципаль фестивале ачылды. Сәгать 10.00 да киңәшмәнең пленар утырышы башлана. Анда ТР Мәгаиф һәм Фән министры Энгель Фәттахов катнаша. Шулай...
-
Бүген Чаллыда 24 августта шәһәр трамвайлары йөрешенә вакытлыча үзгәрешләр керә.
Бу Мәскәү проспектындагы ремонт эшләре белән бәйле. Трамвайлар Форд-диалог боҗрасыннан алып Гренада тукталышындагы аралыкта 8 сәгать 30 минуттан алып 13 сәгать 30 минутка кадәр йөрмиләр. 9-10 маршрутлар Сөембикә проспектыннан шушы боҗрага кадәр генә килеп борылып китәләр. 6-8 маршрутлар исә Сөембикә проспекты боҗрасыннан борылып китәчәкләр. 13сәгать 30 минуттан соң трамвайлар элеккеге...
-
Русияләр чит илләр банкларында 1 триллион доллардан артык акча саклый
Русияләрнең илдән читтә саклый торган офшор капиталы илнең валюта резервыннан өч тапкыр күбрәк. Русиянең валюта резервы 350ләп млрд доллар тәшкил итсә, бай русияләр чит илдә 1 трлн доллар акча саклый. Бу хакта АКШның Дәүләт икътисади тикшеренүләр бюросы хисабында әйтелә. Хисапта әйтелгәнчә, Британия, Швейцария, Кыпрыс һәм башка офшор үзәкләрдә бай русияләрнең...
-
Чаллыда 27 ел элек торак йорт диварына беркетелгән хатны ачтылар
Яр Чаллыдагы торак йортларның берсендә яшәүчеләр 27 ел элек диварга беркетелгән савыттагы хатны ачкан. Бу вакыйга шәһәрдә җәй ахырында үткәрелә торган ишегалды бәйрәмендә, халык белән хакимият вәкилләре очрашуы кысаларында булган. Кичә, 22 августта, шәһәр мэры Наил Мәһдиев 39 нчы микрорайонда яшәүчеләр белән 39/13 йортының ишегалдында очрашты. Әлеге урын очраклы гына...