24 октябрь 2021 яңалыклары
-
Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котладылар
Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Илгиз Абрам улы Галиев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Депутатлар уртак утырыш үткәрде
Биш комиссия утырышы онлайн-форматта узды, аны шәһәр мэры Наил Мәһдиев алып барды. Көн тәртибендә 16 сорау каралды.
-
Чаллыда юл хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Шушы көннәрдә Тантаналар сараенда Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә һәм Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
-
Чаллы Бизнес-инкубаторы резидентының IT идеясе Дубайда күргәзмәдә тәкъдим ителде
Шушы көннәрдә Фарсы култыгы районында иң зур GITEX 2021 технологик күргәзмәсе тәмамланды. Вакыйга 400дән артык инвесторларны, якынча 100 000 кунакларны, 54 илдән 700дән артык стартапларны берләштерде. Экспонентларның берсе - Чаллының VESA System командасы эшләнмәсе.
-
Якшәмбе көненә Чаллыда һава торышы
24 октябрьдә Яр Чаллыда аязучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшемсез.
-
Газета - социаль челтәрләрдә
Социаль челтәрләрдә – Инстаграм (instagram@shahrichally), ВКонтакте (vk.com/shahrichally), Одноклассники (Ok.ru/shrichally. gazetasy, Facebook (facebook.com/ShahriChally), Твиттер (twitter.com> shahrichally90) һәм Тik-Тоkта «Шәһри Чаллы» газетасының аккаунтлары бар. Анда газета укучыларыбыз яңалыклары белән уртаклаша, комментарийларда төрле вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерә, кыскасы, анда тормыш гөрли – сез дә кереп карагыз! Кызыклы фото яки видеоларыгызны, уртаклашырга теләгән хәбәрләрегезне WatsApp аша 8 908 333 03 70 номерына җибәрегез.
-
Грантлар исәбенә төзекләндердек
Шәһәр территориясен төзекләндерүгә территориаль-иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре зур өлеш кертә. Алар республика һәм шәһәркүләм конкурсларда катнашып грантлар яклыйлар. Конкурслар кысаларында республика бюджетыннан 9 млн 542 мең, шәһәрдән 5 млн 450 мең сумлык грантлар отканнар. Автозавод районында грантлар хисабына башкарылган кайбер төзекләндерү эшләре турында ТОС җитәкчеләре сөйләде.