25 апрель 2016 яңалыклары
-
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе дәвам итә
Узган ялларда Энтузиастлар бульварында "Мин татарча сөйләшәм" дигән бик матур акция узды. Аны 11нче ел рәттән ана телебезгә, милләтебезнең язмышына битараф булмаган яшьләр, төгәлрәге Татарстанның төрле вузларында белем алучы милли җанлы студентларыбыз оештыра. Бөтендөнья татар яшьләр форумы җитәкчелегендә әлеге егет-кызлар быел да республика шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыккан. Үзләре иҗат иткән...
-
1 майдан – аттракционнарга
Мәдәният һәм ял паркы" муниципаль унитар предприятиесе директоры Рәсим Мөхәммәтҗанов парклардагы аттракционнарның 1 майдан эшли башлавын хәбәр итте. Бу көнне барлыгы 56 аттракцион ачыла. Билет бәяләре узган елдагыча кала.
-
Хәтерлибез, горурланабыз!
23 апрельдән Чаллыда Георгий тасмаларын тарата башладылар. Моның өчен шәһәр бюджетыннан 100 мең сум акча бүлеп бирелде. Бульварларда, урамнарда, паркларда, социаль-мәдәни объектларда барлыгы 50 меңгә якын тасма таратылачак.
-
Чаллы шахматчысы уңыш казанды
Краснодар өлкәсенең Лоо бистәсендә тиз шахмат буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Анда 13 яшькә кадәрле малайлар һәм кызлар катнашты. "Этюд" балалар шахмат мәктәбенә йөрүче Яна Мәгыйзова уңышлы чыгыш ясап, бронза медаль белән бүләкләнде.
-
Чаллыда – VDA кластер җитәкчесе
Чаллыга Германиядән VDA кластер җитәкчесе Ханс Зауэр килде. Ул башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсе башлыгы Радмир Беляев, "Кама инновацион кластеры", VDA кластер вәкилләре белән очрашты. Наталия Кропотова Чаллының социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде. Ханс Зауэр үзе җитәкләгән кластер һәм анда кергән предприятиеләр белән таныштырды.