25 октябрь 2017 яңалыклары
-
Лилия Хәйруллина: "Бүгенге яшь буынның элеккеге җырларга исе китми".
Лилия ХӘйруллина: "Бүгенге яшь буынның элеккеге җырларга исе китми". - Без гел каядыр ашыгабыз, барабыз, кайтабыз... Кешеләр тормышы кошларныкы белән охшаш. Күрешүләр, хушлашулар, кичергән хис-тойгылар …дип Лилия Хайруллина Казан һәм Чаллы тамашачысын сәяхәткә алып барып кайтты. Үзенең кабатланмас концерт программасы, оригиналь бию, цирк номерлары, үзгә җырлары белән Лилия күп тамашачыларның...
-
“Без татар балалары”
"Нур" яшьләр үзәгендә "Без татар балалары" дип аталган нәфис сүз бәйгесе булды. Ул "Мизгел" милли мәдәният клубы һәм "Нур" яшьләр үзәге тарафыннан оештырылды. Бәйге татар телен популярлаштыру, татар яшьләрендә милли шигърияткә, телгә мәхәббәт тәрбияләү уңаеннан үткәрелде.
-
Чаллы лагерьлары балаларны кабул итәргә әзер
30 октябрьдән Көзге каникуллар башлана. Алар 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Балаларның каникул чорында шәһәребезнең 57 мәктәп базасында ял оештырыла. Анда 2 977 бала ял итәр дип көтелә. Мәктәп яны лагерьларында чараларның 70%ы спорт чаралары.
-
Чаллы егетләре армиягә китә
346 егет дүшәмбе көнне армиягә китте. Чаллыдан армиягә озатуның соңгысы 12 декабрьгә билгеләнгән. Медицина комиссиясенә барлыгы 2000гә якын егетне алып барырга планлаштыралар. Алар арасында күпчелекне студентлар тәшкил итә. Егетләрнең күпчелеге кичектерү мәсьәләсен хәл итәргә бара.
-
Тәрәзә төбендә наркотик үстергән
Полиция хезмәткәрләре марихуана җитештерүдә шикләнелгән 32 яшьлек Чаллы кешесен тоткарлыйлар. Эчке эшләр идарәсенең наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре аңарда 2 граммнан артык наркотик тапканнар һәм шуннан соң фатирында тикшерү үткәргәннәр.