25 октябрь 2021 яңалыклары
-
Чаллыга ТР Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин килде
Алексей Песошин коткару эшләренең барышы һәм зыян күрүчеләргә ярдәм оештыру белән кызыксынды.
-
6 фатир шартлауда зыян күрде
48/20 йортында шартлау белән бәйле рәвештә Чаллыда гадәттән тыш хәл кертелде. 6 фатир шартлауда зыян күрде, аларда 14 кеше яшәгән.
-
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев : "Зыян күрүчеләрнең барысына да ярдәм күрсәтеләчәк!"
Чаллыда шартлау булган торак бина урынына шәһәр хакиме Наил Мәһдиев килде. Ул зыян күрүчеләрнең хәлен белеште, аларга ярдәм күрсәтергә кирәклеген искәртте.
-
Чаллыда торак йортта шартлаудан соң прокуратура тикшерү башлады
Йортның дүренче һәм бишенче катлары өлешчә җимерелгән.
-
Чаллыда торак йортта газ шартлаганнан соң җинаять эше кузгаттылар (+фотолар)
Зыян күрүчеләр турындагы хәбәргә ачыклык кертелә.
-
Чаллыга шартлау урынына Татарстан сәламәтлек саклау министры кузгалды
Элегрәк шартлау урынына Татарстан Премьер-министр Алексей Песошин вертолетта очкан иде.
-
Чаллыда шартлау вакытында зыян күргән кызны йорт хәрабәләре астыннан чыгардылар
Шартлау вакытында зыян күргән 22 яшьлек кызны хастаханәгә алып киткәннәр.
-
Чаллыда гадәттән тыш хәл кертелде
Шәһәр кунакханәсендә, шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән шәһәрдәшләргә, 400 кешелек урын эзерләнгән.
-
Шартлау нәтиҗәсендә 2 бала зыян күргән
Балалар Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә (БСМП) озатылган.
-
Чаллыда торак йортта көчле шартлау булды
Урында МЧС, эзләү-коткару, ашыгыч ярдәм хезмәтләре эшли.
-
Х.Туфан – Җиңүнең 40 еллыгы киселешендә светофор сүндереләчәк
Сишәмбе, 26 октябрьдә, 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Хәсән Туфан проспекты һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамы киселешендәге светофор эшләмәячәк.
-
Баш дәүләт экспертизасы Түбән Кама һәм Яр Чаллыны М-7дә урнашкан урап узу юлының икенче этабын хуплады
Россиянең баш дәүләт экспертизасы Татарстан Республикасында Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу участогында М-7 "Идел" Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа автомобиль юлы төзелешенең икенче этабының проект - смета документациясен тикшерде. Дәүләт экспертизасын үткәрү нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
-
Чаллы волейболчылары Можгада пляж волейболы буенча турнирда икенче урынны яуладылар
23 октябрь көнне Можга шәһәрендә (Удмуртия) 80+ категориясендә пляж волейболы буенча турнир узды. Ярышларда Ижау, Казан, Мәскәү, Воткинск, Можга, Сарапул һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 13 команда катнашты.
-
Сатучыга – арзан, алучыга кыйммәт
Чаллыда шимбә көнне уза торган ярминкәләргә авыл хуҗалыгы уңганнары атна башында ук әзерләнә башлыйлар. Ипподромга машиналар җомга көнне кичтән үк килә. Кышка запас әзерләп калырга тырышкан шәһәр халкы да бу көнне йоклап ятмый. «Мин ярминкәгә иртәнге 7дә киләм, кеше аз, ризыкны сайлап алу мөмкинлеге зур. Быел җәй коры булганга суган уңмады. Килограммын 16 сумннан 8 килограмм суган алдым. Күп алырга куркыта, черергә мөмкин. Бакчага бару-кайту, ут-су бәяләрен санасаң, мондагы яшелчә бәяләре бер дә кыйммәт түгел», – ди ТЭЦ хезмәткәре Гүзәлия Фатыйхова.
-
Халык санын алу мәсьәләләре буенча "кайнар элемтә" эшли башлады
8 ноябрьгә кадәр халык санын алу кәгазьләренең сорауларына мөстәкыйль рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталында яки Күп фунцияле үзәкләрдә җавап бирергә мөмкин.