26 август 2017 яңалыклары
-
Чаллыда Шәймиевне сатканнар
Чаллы аукционында Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның саламнан ясалган портреты тәкъдим ителгән. Аны 25 мең сумга өлкән яшьтәге бер ир сатып алган. Лот мең сумнан башланган булган. Аукцион Воронеж рәссамы Никита Колесовның картиналар күргәзмәсе ачылу кысаларында үткән. Шәймиев портреты күргәзмә ябылганчы, ягъни 27нче августка кадәр экспозициядә тәкъдим ителәчәк....
-
Машина арзаная
Русиядә кулланышта булган машиналарның бәяләре 5,8%ка диярлек төшкән. Хәзер мондый автомобильләрнең уртача бәясе - 535 мең сум. Бәяләр әкренләп түбәнәюен дәвам итәчәк, дип фаразлана. Бәяләр түбәнәюнең төп сәбәбе - тотылган машиналарга ихтыяҗ кимү. Кешеләр ешрак яңа машина сатып ала башлаган. ///beznen.ru///
-
Facebook социаль челтәрендә куркыныч компьютер вирусы тарала
Facebook социаль челтәрендә Messenger кушымтасы аша куркыныч компьютер вирусы тарала, дип яза «Известия». Кулланучының вирус белән зарарланган хәбәрдә таныш булмаган видеороликны ачарга тәкъдим ителә. Сылтама буенча күчкәч, видеодан сәхифә ачыла, шуннан соң Mozilla Firefox һәм Safari браузерлары кулланучыларга Flash Player ны яңартырга куша. Әлеге вируска «Касперский лабораториясе» хезмәткәрләре юлыккан. Аларның...
-
Согуд Гарәбстаны Мәккәгә хаҗ кылуның вакытын игълан итте
Согуд Гарәбстаны Югары суды Мәккәгә хаҗ кылуның беренче көне чәршәмбе көнне, 30 августта башлануы хакында игълан итте, дип яза «Российская газета». Согуд Гарәбстаны Югары суды айның торышын өйрәнгәннән соң шундый карарга килде. Узган елда хаҗның беренче көне 10 сентябрьгә туры килгән иде, дип хәбәр итә Al Jazeera телеканалы. Хаҗ исламдагы...
-
Яшелчә бәяләре төшә
Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Россиядә алга таба яшелчәләрнең бәясе төшәр дип фаразлый. «Аларның бәясе, быелгы уңышы исәпкә алып, арзанаячак», - дип белдерде ул журналистларга. Быел яшелчәләр иң нык кыйммәтләнгән продукция рәтенә керде. Росстат мәгълүматлары буенча, гыйнвар-июль айларында аларның бәясе 18,3 процентка арткан, дип яза Татар-информ. Әмма яңа уңыш...