26 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Каннибалы из Краснодара могли поставлять мясо в рестораны города
Жуткая история каннибалов из Краснодара обрастает новыми подробностями. После того, как фотографии подозреваемых в убийствах и поедании людей супругов Бакшеевых появились в СМИ, директора городских ресторанов схватились за головы. Оказывается, задержанные неоднократно пробовали устроиться на работу в рестораны, кафе и предлагали свою продукцию. О деталях нам рассказал директор краснодарского кафе....
-
Ришат Төхвәтуллин шпагатка утырып чак имгәнмәгән
Ришат Төхвәтуллин зур гастролләргә җыена.Җырчы хәзер бик тырышып репетицияләр ясый. Авыр, кыен күнегүләр ясарга туры килсә дә ул түзә. Чираттагы репетициядә җырчы шпагатка утырганда бер җирен авырттырган.Ришат авыртуга түзә алмый кычкырып җибәргән.Җитмәсә бу вакыт фотога да төшереп торган булалар.
-
Чаллыда эре сәүдә үзәге кассирларсыз эшли башлады
Шәһәребезнең "Сити Молл" сәүдә үзәгендә сатучыларсыз һәм кассирларсыз гына кибет эшли башлаган. Сатып алучылар үзләре кибеттә йөриләр, кирәк әйберләрне үлчиләр һәм үзләре кассада түлиләр. Түләү карта белән дә, акча да белән дә мөмкин. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассасы хәтта артык акчаны кире кайтарып та бирә. Кибеттәге тәртип артыннан сакчылар күзәтә.
-
Өлкәннәр ункөнлеге башлана
1 октябрьдән өлкәннәр ункөнлеге башлана. Моны Чаллыда яшәүче 128 614 пенсионер зарыгып көтә. Аларның 39 546сы эшли. Шәһәрдә өлкәннәр барлык халыкның 24%ын тәшкил итә. Бүгенге көндә шәһәребездә 2247 тыл хезмәтчәне, 124 Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше, 24 Бөек Ватан сугышы инвалиды, 11 камалышта калган Ленинградта яшәүче, фашист канцлагерьләренең 44 балигъ...
-
Юл төзелешендә кимчелекләр юк
Мәскәүдә "Моношәһәрләр үсеше фонды" коммерцияле булмаган оешманың күзәтү советы утырышы булды. Аны Россия хөкүмәте аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов алып барды. Әлеге утырышта шәһәребезнең сәнәгать зонасындагы юлларны төзекләндерү мәсьәләсе каралды. Проектны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тәкъдим итте.
-
Чаллыда дин әһелләре агач утыртты
26 сентябрьдә Чаллының "Нур-Ихлас" мәчетендә өйлә намазыннан соң агач утырту өмәсе үтте. Ул башланганчы имам-хатыйб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин намазда катнашучыларга агач утыртуның савабы турында кыскача гына вәгазь сөйләде һәм һәр мәчет картына истәлек өчен бер чыршы агачы утыртырга тәкъдим итте.
-
Әбиләр чуагы килә?
Быел "Әбиләр чуагы" килә микән? Халыкның телендә шул гына. Синоптиклар әйтүенчә киләчәк, әммә браз соарак. Октябрьнең 5 се үткәч җылытып алачак икән. Инде вакыт кышка борылганда моның буласына ышанасы да килми.
-
Дәниф "Бәйрәм"гә кайта
Хәния Фәрхинең "Бәйрәм" ансамбле алга таба Дәниф Шәрәфетдинов белән эшләп карарга тели. Ансамблнең алып баручысыЛенар Насыйров бу хакта болай дигән: "Әлегә Дәниф Шәрәфетдинов Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Хәния Фәрхине искә алып үткәрелгән "Истә калсын!" концертларында катнаша алмады. "Чөнки аның Чаллыда үз концертлары бара. Әмма без аның белән сөйләштек...
-
Мәскәү проспектына ятып торучы полицискийлар куячаклар
Чаллының яңа гына ремонтланып бетеп килә торган Мәскәү проспектына ясалма каршылыклар (ятып торучы полицискийлар) куячаклар. Шулай булгач машина белән шома гына юлдан элдереп булмаячак. Аларның күбесе җәяүлеләр юлны аркылы чыга торган урында булачак. Шулай ук проспекта юл билгеләре дә яңартыла һәм яңалары да өстәләчәк. Аларның саны 1100гә җитә. Мәскәү проспектында...
-
Чаллыда ничә өлкән кеше яши?
Бүген көндә Яр Чаллы шәһәрендә 128 мең 614 өлкән яшьтәге пенсионер яши. Шуларның 39 мең 546сы әлегә эшли. Яр Чаллыда өлкән буын гражданнарның 24 процентын тәшкил итә.Уртача пенсия күләме - 12 мең 495 сум. Чаллы пенсионерлары арасында аерым урынны Бөек Ватан сугышында катнашучылар алып тора. Шәһәрдә аларның саны 2450 кеше...