27 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Футболчылар командадан китә
2021/2022 кышкы уен сезонында «КАМАЗ» футбол клубы югалтуларга дучар булды. Уенчылар бер-бер артлы командадан китә.
-
Мәләкәс фаҗигасендә гаепләнүче Тимурның әтисе: «Кайгылы көннәребездә авылдашларыбыз булмаса, нишләр идек?!» – ВИДЕО
Атна башында Чаллы янында урнашкан Мәләкәс авылында булган канлы вакыйга бөтен республика халкын тетрәндерде.
-
Чаллылыларга Пенсия фондына тапшырылган пособиеләрне түләү тәртибе турында хәбәр итәләр
Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән социаль ярдәм чаралары буенча беренче пособиелэр 15-28 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекләре аша түләнә. Киләсе айларда пособиеләр график буенча 3 - 23 числоларда түләнәчәк.
-
Чаллы әниләрен LADY MAMA фестивалендә үз сәләтләрен күрсәтергә чакыралар
Чаллы әниләре LADY MAMA – 2022 фестиваленә гариза бирә ала. Конкурс дүртенче ел рәттән үткәрелә, анда бала карау буенча ялда булган әниләр катнаша. Фестивальне яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Заман» яшьләр үзәге оештыра.
-
Кайбер пенсияләрне бер төрдән икенчесенә күчерү автомат рәвешкә әверелде
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр нигезендә Пенсия фонды кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләрен автомат рәвештә пенсияләрнең яңа төренә күчерә, бу аларга пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз 80 яшьлек пенсионерлар - туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар турында бара.
-
Чаллыда «Ел рәссамы – 2021» конкурс күргәзмәсе узачак
«Ел рәссамы – 2021» шәһәр конкурсы күргәзмәсе – Чаллы һәм төбәк өчен әһәмиятле мәдәни вакыйга. Конкурс сынлы сәнгать өлкәсендә актуаль тенденцияләрне ачыклау, рәссамнарның һөнәри осталыклары үсешен стимуллаштыру мөмкинлеген бирә.
-
27 гыйнварга Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
27 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак.