27 март 2015 яңалыклары
-
Көтәрсеңме? (1 бүлек)
Мәрҗәннең йөрәге урынында түгел бүген… Иртә таңнан әле бер яулыгын, әле икенчесен алыштырып бәйләде, күлмәкләренең берсен киде, берсен салды. Күлмәк-күнчекләрен алыштырганда инде ничә еллар элек яртылаш пешкән тәненең төзәлгән җөйләре тартышып-тартышып бәгыренә үтте. Яшел атлас яулыгы аеруча килешә икән үзенә - шуны бәйләргә булды. Нишләптер аяклары дерелдәп куя. Кулдан эш...
-
Каршы алыгыз, «Ревизорро» килә!
Чаллыга «Ревизорро» телевизион тапшыруын алып баручы Лена Летучая килә. Билгеле инде кунакка түгел, ә шәһәребез кафе-рестораннарын, кунакханәләрен чисталыкка, пөхтәлеккә тикшерергә. Шулай ук алып баручы халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда санитар нормалар үтәлешен дә тикшерергә исәп тота. Бу хакта ул шәһәрдәшләребезгә youtube каналы аша хәбәр итте. Аны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин....
-
“Медиа Покорение” фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды
Балалар һәм яшьләр матбугат чараларының "Медиа Покорение" фестивале узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 200ләп кеше катнашты. Чараның җиңүчеләренә кыйммәтле бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды. Чаллының 10нчы урта мәктәбенең "Мәктәп планетасы" газетасы фестивальнең президенты, башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев бүләге - планшетка лаек булды.
-
Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинатына Европа журналистлары килеп китте.
Делегация составында Австриянең "Аndritz" компаниясе вәкилләре бар иде. Журналист Томас Барбьери һәм фоторепортер Рику Исохелла икесе дә Финляндиядән, алар "Аndritz " журналы белән хезмәттәшлек итәләр. Бу басма дөньяның күп илләренә тарала, 5 телдә нәшер ителә. Европадан килгән каләмдәшләребез халык предприятиесенең 2014 елдагы модернизациясе белән таныштылар. Картон эшләү машинасын модернизацияләү комбинат...
-
Балалар татарча сөйләшә
Балалар бакчаларында укыту-методик комплектлар (УМК) кулланып, кечкенәләрне Татарстан Республикасы дәүләт телләренә өйрәтү эше Чаллыда 2012 елның 1 сентябрендә башланган иде. Быел, 2014- 2015 уку елында өч елга исәпләнгән программа буенча балалар бакчаларында беренче чыгарылыш була. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәүләт телләрен өйрәтү федераль дәүләт стандартлары нигезендә Чаллы педагоглары әзерләгән методик...
-
Илшат Хәмәдиев: “Кайбер җырчылар мине белми әле”
"Элек татар эстрадасына җырчылар Башкортостан якларыннан күп килсә, хәзер кемнән сорама - барысы да Чаллыдан", - дигән иде бер җырчы. Чаллы егете, 20 яшьлек Илшат Хәмәдиев тә Казанның эстрада "казан"ына бик тиз кереп чумды. Җитмәсә, зур сәхнәгә аяк баскан елны ук "Татар җыры" фестивалендә "Алтын барс" премиясенә ия булды. -...
-
Закон проекты хупланмады
Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында «Яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче аерым категория гражданнарга айлык акчалата түләү турында»гы 74-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проектын карап, депутатлар аны кире какты. Сессия утырышында әлеге закон проектын депутат Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, закон проекты буенча 1,5...