27 март 2020 яңалыклары
-
Роберт Миңнуллин белән хушлашу иртәгә
Татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: татар шагыйре, журналист һәм сәясәт эшлеклесе Роберт Миңнуллин вафат булды.
-
Cагыз түгел, имбир чәйнәгез
АКШның Көнъяк Флорида штатында яшәүче якташыбыз, өч бала атасы Рәсим Хөснетдиновтан, коронавирустан ничек сакланасыз, халык эпидемия таралуга ничек карый, дип белештек.
-
Иртәгә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә эшләмәячәк
Халыкның куркынычсызлыгын кайгырту максатыннан, республика Президенты карары белән, иртәгә оештырылырга тиеш булган ярминкәләр булмаячак.
-
“Сәлимәнең сиңа кияүгә чыкканчы баласы бар иде, балалар йортына бирде. Син ахмакны алдады…”
Кышның җепшекләп кар яуган, матур бер көнендә Фәнис белән Сәлимәнең көтеп алган тәүге уллары бала тудыру йортында үзенең бу дөньяга килүе турында нәзек кенә тавышы белән хәбәр салды. “Үәәә… үәәә….” Сәлимә, вак чәчкәле ак биләмәгә кул-аягы кузгалмаслык ныклап төрелсә дә, иреккә чыгарга теләп кымшынган бәләкәч улына бәхетле күзләрен төбәп, сөт тулышкан күкрәген сабыйның нәни генә иреннәренә тидерде.
-
Өйдә күңелсез булмаячак: Татарстанның театрлары һәм музейлары онлай режимда эшли башлый
Төрле күңел ачу урыннары ябылганлыктан, күп кенә кешедә вакытны ничек кызыклы һәм файдалы итеп уздыру турында сорау тумый калгандыр.
-
«Моңа беркем дә әзер түгел иде». Италиядәге вируска каршы көрәш фаҗигасе
Италия дөньяда таралган коронавирус пандемиясенең төп үзәге булып кала: якшәмбедә үлүчеләр саны бераз кимесә дә, 650 кеше тәшкил итте, илнең төньягындагы хастаханәләр элеккечә тулы, табиблар аларга төшкән эшне көч-хәл белән башкара.
-
Роспотребнадзор талпаннар уяну турында кисәтә
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, иртә яз һәм уңай табигать шартлары талпаннарның активлашуына китерәчәк.
-
Унтугыз яшендә ике кызны һәм бер хатынны үтергән кешене унбиш елдан соң тотканнар 18+
Экспертлар мәетнең тырнак астындагы биоматериал буенча җинаятьченең эзенә төшкән.
-
Чаллыда да 28 марттан сәүдә үзәкләре ябыла
Коронавирус сәбәпле президент Рөстәм Миңнеханов кушуы белән Татарстан хөкүмәте карар әзерли.
-
Әлмәт татар дәүләт драма театрының 28 яшьлек актеры һәлак булган
Кичә, 26 март юл транспорт һәлакәтедә Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь актеры Илшат Агиев вафат булган.
-
Коронавирус аркасында Күп функцияле үзәкләр эш шартларын вакытлыча үзгәртә
Киләсе атнада Күп функцияле үзәкләр яңа документлар кабул итүне туктатачак.
-
Роберт Миңнуллин вафат
Күренекле татар шагыйренә 71 яшь иде.