27 июнь 2017 яңалыклары
-
Башкала кунагы КАМАЗны сынады
Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович "КАМАЗ-мастерда кунакта булып китте. Команда җитәкчесе Владимир Чагин мәртәбәле кунакны "Ефәк юлы - 2017" ралли-марафонында җиңү өчен ярышырга тиешле машиналар белән якыннан таныштырды.
-
Намаз догалары – CD җыентыкта
ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләребезгә зур бүләк ясады: намаздагы догалар яздырылган CD җыентык дөнья күрде. Ул «Азан» мөселман радиосы студиясендә яздырылган. Җыентыкны кулына алучыларга мөрәҗәгать итеп болай диелә: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Һәр мөселман кешесенә Ислам диненең биш баганасы таныш. Аларның берсе - намаз уку.
-
Европа комиссиясе Google ширкәтенә $2,7 млрд штраф салды
Европа комиссиясе АКШның Google ширкәтенә караган Alphabet ширкәтенә 2,4 млрд евро ($2,7 млрд) штраф салды. Тикшерү эше җиде ел барган. Шикаять белән Google көндәшләре мөрәҗәгать иткән. Алар арасында TripAdvisor, FairSearch, News Corp, Yelp ширкәтләре бар. Европа комиссиясе белдерүендә әйтелүенчә, Google аша эзләү нәтиҗәләрендә Google Shopping хезмәте тауарларына һәм хезмәтләренә өстенлек...
-
Элвин Грей миллион сум акча сораган, диләр
Чаллы Сабантуена Элвин Грей килерме-юкмы әлегә билгесез. Ул Кытайдан ялдан кайтып бераз искә килеп ята икән. Халык арасында җырчының Чаллыда Сабантуенда чыгышы өчен миллионнар сораган икән, дигән сүзләр таралды. Моның дөреслеген бер кем дә расламый да, инкярь да итми. Утсыз төтен булмый диләр. Кайберәүләр күпме түләсәләр дә килер, бу аңа...
-
Пожар с пострадавшим
22.06.2017 года в 15час. 08 мин. на ЦППС ФГКУ «15 отряд ФПС по РТ» по системе «Глонасс+112», поступило сообщение о горении квартиры, по адресу: г.Набережные Челны, Новый город, дом 58/12, этаж 2. Из объяснения супруга хозяйки квартиры установлено, что о пожаре он узнал лично, пояснив это тем, что подходя к...
-
Чаллы кызы- халыкара “Студентлар Королевасы–2017” җиңүчесе булды
Ел саен алты дәүләтнең югары уку йортлары студентлары катнашында "Студентлар Королевасы" исемле халыкара матурлык һәм осталык конкурсы үткәрелеп килә. Быел ул Ставрополь каласында үтте. "Студентлар Королевасы-2017"дә Россия данын Чаллы кызы Диләрә Ялалтынова яклады. Ул Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясында белем ала. Нәфис гимнастика буенча спорт мастеры. Диләрә...
-
Боз яварга мөмкин, диләр
ТР әйләнә-тирә мөхитне күзәтү үзәге янә хәвефле хәбәр тартты. Бүген 27 июльдә республикабыз биләмәләрендә секундына 16-21 метр тизлектә көчле җил булуы көтелә. Койма яңгырлар һәм боз яварга бик мөмкин икән. Чаллыда иртән көн болытлы иде, шулай да температура югары +21; +24 градус җылы. Һава торышының кинәт үзгәреп китүен күздә тотып,...
-
Россия белән Татарстан арасындагы килешүгә 10 ел тулды
Ун ел элек, 2007 елның 26 июнендә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамә кабул ителгән иде. Килешү мөддәте - ун ел. Шартнамәне Русия президенты Владимир Путин һәм Татарстанның ул вакыттагы президенты Миңтимер Шәймиев имзалады. 2007 елның 24 июлендә ул федераль канун белән расланып гамәлгә керде. Без хәзер...
-
Чаллы Сабантуе көнне транспорт өзлексез йөреп торачак
Чаллыда 8 июль - Сабантуй көнне җәмәгать транспорты төнге бергә кадәр эшлиячәк. Чулман проспектында маршрутка өстәмә автобуслар чыгачак. «Электротранспорт» ҖЧҖ Сөембикә проспекты буенча хәрәкәт итүне шулай ук төнге сәгать бергә кадәр озынайта. Бу көнне иртәдән башлап Сөембикә проспектына тагы дистәдән артык трамвай җибәрелә.
-
Илнур Зәкәрин алтын медаль яулады
Воронежда велоспорт буенча Россия чемпионаты узды. Спортчылар 40, 3 километрда узыштылар. «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә шөгыльләнгән Илнур Зәкәрин алтын медаль яулады. Аның нәтиҗәсе 49:38 мин. Көмеш медальне Максим Бельков, бронзаны - Антон Воробьев алды.