27 июль 2016 яңалыклары
-
Ярминкәгә килегез
5- 7 августта Алабугада Бөтенроссия спасс ярминкәсе була. Ул Шишкин буалары, "Яшьлек" стадионында һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда оештырыла. Ярминкәдә катнашырга Татарстан, Мордовия, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Кырым, һәм Краснодар өләкләреннән 558 остадан гариза кергән инде.
-
“Суар”да - яңа үзәк
Чаллының "Суар" бистәсендә 300 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк төзелеп бетү алдында. Бүгенге көндә биредә матурлау, электротехника һәм сантехника эшләре генә калган. Үзәк төзелешенә "Авыл клублары" республика программасы буенча 14 847, 25 сум акча бүлеп бирелгән.
-
Чаллыда “Ефәк юлы-2016” раллие җиңүчеләрен каршы алдылар
Кичә кич "Бигеш" аэропортында "Ефәк юлы-2016" халыкара ралли-рейды җиңүчеләре - "КАМАЗ-Мастер" командасы белән махсус рейслы очкыч төшеп утырды. Аэропортта ук команданы каршы алу тантанасы уздырылды. Җиңүчеләрне каршы алырга туганнары, иҗтимагый оешмалар активистлары, шәһәрнең студентлар советы, күп санлы җанатарлар, шулай ук шәһәр җитәкчелеге килгән иде.