27 октябрь 2017 яңалыклары
-
Элвин Грей: "Бу- оят эш"
"Без, артистлар, җырлар аша туган телгә карата кызыксыну уяту өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланачакбыз", - дип белдерде Радик Юльякшин. Популяр артист кабат социаль челтәрдәге үз битендә туган тел темасына карата үз фикерен белдерде. Бу хакта "Башинформ" яза.
-
Чаллыда инженерлар мәктәбе ачылды
30 нчы гомум белем бирү учреждениесе 2016 елның 1 сентябрендә ачылган иде. Бүгенге көндә ул алдынгылар сафында баручы мәктәпләрнең берсе. Кичә исә биредә тагын бер зур вакыйга булды. Биредә шәһәрдә бердәнбер инженерларны укыту мәктәбе ачылды. Бу мәгариф учреждениесе өчен генә түгел, ә шәһәр үсеше өчен дә зур бер этәргеч булып...
-
"Прикол" күрсәткән, имеш...
Башкортостанның Ишембай шәһәрендә машинада нидер шартлап, 27 яшьлек егет үлүе турында хәбәр булган иде. Хокук сакчылары шартлаткычның Ф-1 гранатасы булуын ачыклаган. Бу иртәдә агалы-энеле Францевлар "Опель" машинасында китеп барганда кечерәге, "Прикол күрсәтимме?" дип, кесәсенә тыгылган һәм шул вакытта салонда шартлау яңгыраган. Гранатаны алырга маташканда ул ялгыш аның боҗрасын тартып чыгарган,...
-
Педофилларга җәза
Дәүләт Думасының вице-спикеры Ирина Яровая 12 яшькәчә балаларга карата җенси җинаять кылучыларны гомерлеккә иректән мәхрүм итәргә тәкъдим итә. Яровая сүзләренчә, зыян күрүче бала балигълык яшенә җиткәнчегә кадәр, канун проекты буенча, бу җинаять эше гамәлдә булырга тиеш. 2017нче елның беренче яртыеллыгында Русиядә балигъ булмаганнарга карата кылынган җенси җинаять буенча 7 мең...
-
Ризыкны бозсаң…
Русия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сәүдә нокталарын азык-төлекне саклау шартларын бозган өчен җаваплылыкка тартырга уйлый. Әлеге уңайдан ведомствода махсус эшче төркем төзеләчәк. Белгечләр сүзенчә, хәзер җитештерүчеләрне күп пунктлар буенча штрафка тартырга була: азык-төлекнең сыйфаты начар булу, маркировка таләпләренә җавап бирмәү, товарны бушатуда соңга калу. http://beznen.ru