28 февраль 2015 яңалыклары
-
Гаризалар алу тәмамланды
Казанда узачак спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатында волонтер булырга теләүчеләрдән гаризалар алу тәмамланды. 20 мең теләк белдерүченең нибары 2 меңен генә сайлап алачаклар. Волонтер булырга 200гә якын яшь чаллылы теләк белдергән.
-
Чаллыда мультфильмнар фестивале
1 мартта Чаллыда "Метро" мәдәни-мәгариф платформасында (9/12а, Евросвет сәүдә үзәге бинасы) беренче хәйрия мультфильмнар фестивале үтә. Анда 1нче сыйныф укучылары иҗат иткән 8 мультфильм күрсәтелә, мастер-класслар үткәрелә. Фестивальгә керү бәясе 50 сум.
-
Хаталар өстендә эш
Аның бурычы - татар телендә грамматик, синтаксис һәм стилистик хаталар белән язылган элмә такта, мәгълүмат таблосы, юл билгесе, баннер, реклама аншлагы, күрсәткечләр һәм башкаларны табып, фотога төшерү. Фотомарафон ике этапта узачак. Беренче этап Халыкара туган тел көнендә старт алды. Чара кысаларында хаталы элмә такталарның фотоларын "Халык контроле" порталына урнаштырырга яки...
-
Милләт өчен кирәк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикага татар телле радио өчен ешлык бирүне сорап, Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итмәкче. Бу хакта Миңнеханов президент каршындагы милләт һәм динара мәсьәләләр шурасында әйтте. "Мин бер ешлыкны татар каналына бирүне сорап мөрәҗәгать иткән идем, әмма ул игътибарсыз калды. Моны һич кенә дә дөрес түгел дип...