28 июль 2017 яңалыклары
-
Коръән көче
Бу хәлләрне танышым Айсылу сөйләгән иде. Җен-пәри дип гәпләшүләр үткәндә калса да, бу дөньяда ниндидер көчләр барлыгын искәртеп торучы затлар очраштыргалый икән шул. - Яңа фатирга күчкәч, сәер хәлгә тарыдык, - дип башлады Айсылу сүзен. - Оялы булуыбызга куанып, кош тоткандай очынып йөргән чакларыбыз. Ирем иртән эшкә китә, мин нәни...
-
Чаллы коткаручылары Түбән Кама районында коега төшкән сыерны коткарганнар.
Вакыйга Балчыклы авылында була: савым сыеры су ала торган тирән коега төшеп китә. Малкайның ачынып мөгерәвен ишетеп килеп карасалар, сыер артык зур булмаган коега төшеп кысылып калган. Авыл кешеләре сыерны башта аркан , трослар белән тарттырып чыгармакчы булалар. Әммә хайван җан бирер, дип куркып коткаручыларны чакыралар. Алар килеп җиткәнче кое...
-
Чаллыда җәмәгать транспорты хәрәкәте яхшы якка үзгәргән
Чаллыда транспорт мәсьәләләре буенча гражданнарның мөрәҗәгате саны елдан-ел кими. Өч ел элек Башкарма комитет тарафыннан чаллылыларның 617 шикаяте теркәлгән, алар зур автобуслар булмавы, ташламалы категорияле гражданнарны йөртүдә баш тарту, уңайсыз маршрутлар, тупас холыклы шоферлар турында. 2017 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны 45 кенә булган. Чаллыда җәмәгать транспорты...
-
Чаллы хастаханәсенә кыйммәтле аппарат бүләк итәләр
3 август көнне Кама балалар медицина үзәгендә "Мир без слез" дип аталган хәйрия чарасы үтәчәк. Программа кысаларына, дәвалау учреждениесенә 1млн. 500 мең сумлык ясалма сулыш алу аппараты бриеләчәк. Шулай ук, әлеге чарага "Спокойной ночи, малыши!" кечкенәләр өчен тапшыру алып баручылары һәм курчакларны тавышландыручылар булачак.
-
Шәһәр хакиме ачыктан-ачык әйтте
Безнең Яр Чаллы каласы соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрә, яңарыш кичерә. Шәһәр хакиме булып Наил Гамбәр улы Мәһдиев сайлангач башланган эшләрнең бүген күркәм нәтиҗәсенә сокланмый мөмкин түгел. Урамнар, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, социаль көнкүреш объектлары, парклар, скверлар төзекләндерелә. Моннан 30-40 ел элек төзелгән корылмалар ремонтланып, аларга заманча төсмер бирелә. Шәһәр...
-
Путин хәрби хезмәттән качып йөрүчеләргә 10 ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшләүне тыйды
Русия президенты Владимир Путин хәрби хезмәттә булмаган кешеләргә ун ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшләүне тыю турында канун имзалады. Бу армиядән качып йөрүчеләргә кагыла. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында эленгән. Моннан тыш, хәрби комиссариаттан җитәкчегә хезмәткәрнең армиядән качып йөрүе турында хәбәр килсә, җитәкче аны ун көн эчендә эшеннән азат итәргә тиеш....
-
“Текә” номерларны үзебез сайлыйбыз!
Киләчәктә, автомобильләренә дәүләт теркәү номерлары өчен саннар һәм хәрефләрне хуҗалары үзләре сайлый алачак. Ул Русия Эчке эшләр министрлыгы Хөкүмәткә керткән тиешле закон проекты кабул ителгән очракта мөмкин булачак.
-
Абхазиядә Россия туристлары үлгән
Абхазиядә җиңел моторлы самолет һәлакәткә юлыгу сәбәпле Россия туристлары үлгән. Гадәттән тыш хәл кичә кич Абхазиянең Пицунда курорт шәһәре тирәсендә килеп чыккан. Самолетта булган өч кеше дә һәлак булган, дип хәбәр итә "Россияйская газета". Борттагы өч кеше дә - Россия кешеләре.