28 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда ел ахырына кадәр беренче мөселман кабель телеканалы ачылачак
Россиянең "Хузур ТВ" дип аталган беренче ислам телеканалы Татарстанда кабель челтәрләрендә ел ахырына эшли башлаячак. Тапшырулар татар һәм урыс телләрендә барачак, диелә. "Хузур ТВ" каналының ел ахырына кадәр эшли башлавы турында, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җиткергән. Әлеге вакытта контент эшләнә, тапшырулар татар һәм урыс телләрендә булачак, дигән мөфти. "Хузур ТВ"...
-
Чаллыда Хәтер көне узачак
30 сентябрьдә Чаллыда хәтер көне узачак. Бу көнне зиратларда каберлекләрне чистарту, мәрхүмнәрне искә алу планлаштырыла. Шәһәр башкарма комитеты барлык проспектлар буенча автобуслар йөриячәк. Туганнарының каберләрен тәртипкә китерергә теләүчеләрнең барысы да кирәкле кораллар, капчыклар, су белән тәэмин ителәчәк.
-
Чаллылылар Кама ярын чистарта
Бөтенроссия экологик субботникка Чаллылылар да кушылды. "Яшел Россия" дип аталган акция кысаларында шәһәрдәшләребез Кама ярларын чистарттылар. Әлеге җыештыру эшләренә барысы 200 гә якын кеше үз теләге белән чыккан. Чүп белән тулган капчыклар саны 100 дән артып киткән. Шулай ук, җыештыручылар "Чүп ташларга ярамый!" дигән махсус элмә такталар да урнаштырганнар.
-
Чыршының урыны үзгәрә
Шәһәр советы утырышында ЗЯБ поселогында 5 катлы сәүдә йорты тәзү турында сүз алып барылды. Әлеге урында һәр елны яңа ел чыршысы куела. Чыршыны исә проспектның икенче ягына куерга дигән карар кабул ителгән.
-
Татарстанда бер кызның бугазын кискәннәр
Түбән Кама каласында "Нижнекамскнефтехим" берләшмәсендә эшләүче 23 яшьлек кызны үтергәннәр. Аның үле гәүдәсен кичә 27 сентябрьдә үз фатирында тапканнар. Мәрхүмәнең аркасына пычак кадаганнар, аннан соң бугазын кискәннәр. Җинаятче кызның телефонына һәм кыйммәтле бизәнү әйберләренә, акчасына тимәгән. Ошбу хәл буенча җинаять эше ачылган. Хәзер тикшерү эшләре бара.
-
Татарстан китап нәшрияты директоры иң күп сатылган китапларны атады
Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында иң күп сатылган китапларны атады. Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, tatkniga.ru/ сайты аша электрон версиядә һәм басма вариантта сатылган китаплар аерыла. Китап нәшрияты директоры сүзләренчә, электрон вариантлар арасында иң популяр китап - Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романының татарчага тәрҗемәсе. "Басма варианты ярты...
-
Сарман трактында чыршыны күчерәләр, сәүдә йорты һәм тагы бер чиркәү төзиләр
Чаллының ЗЯБ бистәсе Сарман трактында үзгәртеп корулар башлану сәбәпле ярминкәләр ГЭС бистәсенең "Төзүче" стадионына күчерелә. Сарман трактында зур сәүдә үзәге төзеләчәк һәм биредә тагы бер чиркәү төзергә планлаштыралар. Юл аркылы гына чиркәү булса да бусы артык түгел микән? Зяб бистәсенең Яңа ел чыршысынэчкә табарак күчерәчәкләр. Шәһәр төзелеше советы шулай хәл...
-
Гигант боз кисәге төшкән
Дөньяда нинди генә могҗизалар булмас. Ренфруширдагы (Шотландия) Линдси һәм Росс Хеллиуэллар беркөнне өйләрендә чакта тышта сәер тавыш иешетеп кала. Әйтерсең, күктән ниндидер зур нәрсә килеп төшә. Чыгып карасалар, чынлап та шулай - газонга, 1,5 метр диаметрлы эз калдырып, гигант боз кисәге килеп төшкән. Әни кеше бу хәлнең ял көнендә булмавына...
-
Җир асты юллары канәгатьләнерлек түгел
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев чираттагы рейдны җир асты юлларындагы төзекләндерү эшләренә багышлады. Гадәттәгечә иртәнге сәгать 6да ул җир асты кичүләрендәге төзекләндерү эшләре белән танышты. Мәгълүм булганча капиталь төзекләндерү булган Мәскәү проспектындагы җир асты юлларын төзекләндерүгә шәһәр хакимияте өстәмә акча тапкан иде. Хакимнең бу эшләрнең барышын тикшерүе табигый. Кызганычка карыш, рейдтан...