28 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Наил Мәһдиев Әниләр көне белән котлый
Кадерле әниләребез! Чирек гасырга якын вакыт дәвамында хәзерге Россия тарихы безнең һәркайсыбыз өчен изге бәйрәм – Әниләр көне белән бәйле. Бүген без Ана булу билгеләнешен башкаручы хатын-кызларга тирән һәм чиксез хөрмәт күрсәтәбез.
-
Шигъри җанлы әнием
Минем әнием – Фәния Галиуллина. Норлат районы Үрнәк авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллыга килеп Татэлектромаш заводына килеп урнаша.
-
Тормышны яратып яши ул
Безнең якларда әниләргә инәкәй диләр. Минем инәкәйгә быел 85 яшь тулды. Күз тимәсен дип әйтергә дә куркам. Бүген дә тормыштан ямь табып, шөкер итеп яшәп ята.
-
Сокланабыз синең белән
Минем әнием - Заһидуллина Нурания Каюм кызы. Ул Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында яши. Әни менә инде 42нче елын шәфкать туташы булып эшли.
-
Рәхмәт сиңа, Кадерлебез!
Әни – күңел түрендә йөрткән иң кадерле кеше ул. Еллар үткән саен әлеге изге кешебезгә карата булган ярату, хөрмәт хисе бары арта гына бара.
-
29 нобрьдән 5 декабрьгә йолдызнамә
Кучкар. Үз хаталарыгызны анализларга һәм тиешле нәтиҗәләр ясарга вакыт. Бу сезгә киләчәктә ярдәм итәчәк. Олырак туганнарыгыз проблемалар китереп чыгарырга мөмкин: алар артыннан аерым тәрбия кирәк булачак.
-
Әнием - күз нурым
Минем әнием – Ибатуллина Гөлфия Габбас кызы. Бүгенгесе көндә лаеклы ялда, аңа карамастан өйдә кул кушырып утыра торганнардан түгел ул! Үзенә барыбер ниндидер шөгыль табып, шуны ахырына кадәр җиткермичә туктамый.
-
Әниебез терәген тоеп яшибез
Минем әнием Гусамова Рәзинә Фәйзелхак кызы. Үз гомерен чын мәгънәсендә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кеше.
-
Әниләр ризалыгы — ул Аллаһның ризалыгы
Җәннәт – әниләрнең аяк астында. Әлеге кечкенә генә җөмләгә ни кадәр зур мәгънә сыйганын һәркайсыбыз яхшы аңлыйдыр. Җир йөзендәге иң изге, иң кадерле кешеләр бит алар – әниләребез. Халыкара бәйрәмнәр календарында да. Бөек затларыбызга булган сөю һәм хөрмәт хисен күмәк төстә белдерү өчен, махсус көннәр билгеләп куелган. Илебездә исә бу күркәм дата ноябрь аеның соңгы якшәмбесенә туры килә. Билгеле, әниләребезне бу көнне генә түгел, ә гомер буе кадерләп, хөрмәтләп тору кирәк. «Динебез дә безне нәкъ менә шул хакта искәртә», – ди «Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Мөхәммәтов. Якынлашып килүче бәйрәм уңаненнан без аның белән очрашып, әлеге темага әңгәмә корып алдык.
-
Бәйрәм белән, кадерле Әниләр!
Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән юл күрсәтүче ул.