28 декабрь 2014 яңалыклары
-
Чаллы кызы - дөньядагы иң сыгылмалы хатын-кыз
28 яшьлек Чаллы кызы Юлия Гюнтель (кыз фамилиясе Акмалетдинова) дөньядагы иң сыгылмалы хатын-кыз булып танылды. Ул Злата псевдонимы астында чыгыш ясый, Германиядә яши. Бала чагында Чаллының «Энергетик» мәдәният йортына цирк мәктәбенә йөргән. Хәзерге вакытта Европада "каучук" жанрында иң популяр. Юлия бүгенге көнгәчә әле беркем дә ясый алмаган сыгылмалы хәрәкәтләр башкара...
-
Машинасыз калмагыз!
Бүген Чаллыда, башлыча Шамил Усманов урамында, юлларны кардан арындыру эшләре үткәрелә. Юл чистарту техникасына комачаулык тудырган машиналарны эвакуаторлар ярдәмендә штрафстоянкага озаталар. Кагыйдә бозучыга беркетмә төзелә, штраф салына. Моннан тыш машинаны штрафстоянкада саклау һәм эвакуатор чыгымнарын да капларга туры киләчәк. Шуның өчен дә ЮХИДИ инспекторлары машиналарны тиешсез урында калдырмаска киңәш итә.